Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

Мәктәпкә әзерләнергә булышыйк: Актанышта 111 укучы ярдәмгә мохтаҗ

«Мәктәпкә әзерләнергә булыш!» Республика хәйрия акциясе Татарстан Республикасында, шулай ук Актаныш муниципаль районында 16 нчы тапкыр уздырыла. Аның төп максаты: аз керемле, күп балалы, авыр тормыш ситуациясендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны, махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына яңа уку елына әзерләүдә булышлык итү.

Безнең районда 2023-2024 нче уку елына 288 бала 1 нче сыйныфка укырга бара. Шулар арасында аз керемле, авыр гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар да бар. Һәрбер бала мәктәп бусагасына беренче тапкыр аяк басканда, үзен бу дөньяда кирәкле кеше итеп хис итәргә тиеш. Аның үз-үзенә ышынычы, дөньяга карашы да шул вакытта гына дөрес формалаша.

2-11 классларда белем һәм тәрбия алучы 2890 укучының 111 е ярдәмгә мохтаҗ.
Шуларны истә тотып, хөрмәтле Җитәкче, үз мөмкинлегегездән һәм Сез җитәкчелек иткән оешмада эшләүчеләрнең мөмкинлекләреннәң чыгып, аз керемле, ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга мәктәп кирәк-яраклары белән, яки аларны алу өчен акчалата ярдәм итүегезне сорыйбыз.

Ярдәмнәр Игелек үзәгенең 6 булмәсендә кабул ителә (Актаныш авылы, Юбилей урамы,45 йорт).

Шулай ук түбәндә күрсәтелгән реквизитлар буенча да күчерү мөмкинлеге бар.
Актанышская РО ОО «ТРО ВОИ» — Общество инвалидов РТ"

 ПАО «Ак БАРС» Банка г. Казань, с. Актаныш
ИНН 1604008830 КПП 160401001
Р/С 40703810105979000003
к/с 30101810000000000805 БИК 049205805

Белешмәләр өчен телефоннар: 3-02-80, 3-14-11, 3-11-46.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев