Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

Маскировка челтәрләре яугирләребез өчен бик мөһим

Районда яугирләргә маскировка челтәрләрен үрү эше актив бара. Бу изге эштән авыл җирлекләре дә читтә калмады.

— Безнең Зөбәер авылында нибары 120 чамасы кеше яши. Әмма халкыбыз аз булса да, бик бердәм, дус һәм тату. Бергәләп тотындык менә маскировка челтәре үрүгә дә. Һәм 20 кв. метр челтәребез әзер дә булды, ди урындагы клуб мөдире Глүсә Габидинова. Челтәрләр үрү эше дәвам итә.

​​​​​— Маскировка челтәрләре яугирләребез өчен бик мөһим. Шул сәбәпле, бу эштән читтә калып булмый. Иң мөһиме – яугир якташларыбыз исән-сау туган якларына тизрәк әйләнеп кайтсын, дип сөйли безгә изге күңелле райондашларыбыз.

Бүгенге көндә авыл клубларында эш кайный. Авыл активистлары төркемнәргә бүленеп, маскировка челтәрләре үрә. Мондый челтәрләр, һичшиксез, хәрбиләр өчен кирәк. Бу бик зур ярдәм, чөнки дөрес ясалган маскировка пилотсыз камералардан һәм дошманның башка күзәтү һәм разведка системаларыннан яшереп, гомерләрен саклап кала.

Маскировка челтәре үрү — җиңел эш түгел. Ул беренче каттан килеп тә чыкмаска мөмкин. Кайакыт сүтеп җыярга да туры килә. Изге күңелле актанышлылар бер-берсеннән карап өйрәнә, хәзер инде тәҗрибә туплап өлгерделәр, эшләре көйләнеп китте. 

Ярдәмгә килүчеләрнең туганнары, танышлары махсус хәрби операция территориясендә хезмәт итә. Өлешчә мобилизация башлану белән бик күп якташ егетләребез үз теләкләре белән анда юл тоттылар. Илебез язмышына битараф булмаган райондашларның кулдан килгәнчә егетләргә ярдәм итәргә тырышуы — зур сөенеч. Маскировка челтәрләре кемнең дә булса гомерен саклап кала икән — икеләтә куаныч. Райондашларга бу изге эшләрендә уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев