Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

Матур традиция

Шушы көннәрдә "Бердәм Россия" фиркасе вәкилләре, Ык буе бер мандатлы сайлау округы буенча депутатлыкка кандидат, якташыбыз Алмаз Шәрипов һәм ТР мәдәният министры Айрат Сибгатуллин район башлыгы Фаил Камаев белән берлектә җирлекләрдә халык белән очрашулар үткәрде. "Мәктәпкә җыенырга булыш" хәйрия акциясе кысаларында Айрат Сибгатуллин Түке, Иске Кормаш һәм Актаныш җирлегендә быел...

Шушы көннәрдә "Бердәм Россия" фиркасе вәкилләре, Ык буе бер мандатлы сайлау округы буенча депутатлыкка кандидат, якташыбыз Алмаз Шәрипов һәм ТР мәдәният министры Айрат Сибгатуллин район башлыгы Фаил Камаев белән берлектә җирлекләрдә халык белән очрашулар үткәрде.
"Мәктәпкә җыенырга булыш" хәйрия акциясе кысаларында Айрат Сибгатуллин Түке, Иске Кормаш һәм Актаныш җирлегендә быел 1 сыйныфка баручы балаларга мәктәп әсбаблары тутырылган сумкалар бүләк итте. Шулай ук, Түке авылында шушы көннәрдә сафка басачак яңа мәдәният йортында барган төзелеш эшләре белән дә танышты.
Депутатлыкка кандидат Алмаз Шәрипов Актаныш, Татар Ямалысы һәм Тыңламас авыллары халкы белән очрашты. Әлеге сөйләшүләр барышында районның һәрбер авылына хас ут һәм юл мәсъәләләре күтәрелде. Татар Ямалысы халкын борчыган төп мәсъәлә - печән җирләре. Район башлыгы Фаил Камаев сүзләренә караганда, элекке су басу зонасында җир кишәрлеге булган кешеләргә иң әүвәл аларны рәсмиләштерү шарт. Беренчедән, аңа түләгән салым да җирлектә кала, икенчедән, хуҗасы булган җиргә берәү дә дәгъва белдерә алмый.
Озакламый Татар Ямалысы авылына илткән комлы юлның да тузаны басылыр. Алдагы елда биредә асфальт юл салу ниятләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев