Актаныш

Актаныш районы

16+
Хәйрия

Махсус хәрби операциядәгеләргә гуманитар ярдәм әзерләүдә Актаныш меценатларының өлеше зур

Актаныш муниципаль районы башлыгы урынбасары Илшат Габдулхаев Алдынгылар слетында Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга гуманитар ярдәм оештыруда ярдәм итүче меценатларга рәхмәт белдерде.

Илшат Илфат улы меценатларның эшчәнлеге гуманитар ярдәм әзерләүдә олы әһәмияткә ия икәнлеген әйтте һәм җитәкчеләргә «Хәйрияче» сыны белән махсус диплом тапшырды.  Махсус хәрби операциядәге якташларыбызга гуманитар ярдәм әзерләүдә аеруча «Нур Баян» ҖЧҖ җитәкчесе Гапсаламов Айрат Салихҗан улы,  "Башак" ҖЧҖ җитәкчесе Ярмиев Илүс Илдус улы, «Актаныш Агрофирмасы» ҖЧҖ җитәкчесе Вәлиев Рамил Фидус улы, КФХ җитәкчесе Фәрдиев Айгиз Феликс улы, «Актаныш икмәк комбинаты» кулланучылар җәмгыяте җитәкчесе Гыйздәтуллина Айгөл Фәрит кызының өлеше зур. Бу иганәчеләр волонтерлар өчен ышанычлы терәк. Алар гуманитар ярдәм әзерләүдә һәм алгы сызыктагы сугышчыларның күтәренке рухын саклап калырга ярдәм итәләр.

Волонтерлар һәм иганәчеләребез белән горурланабыз! Аларның фидакарьлеге һәм эшкә бирелгәнлеге фронттагыларга гына түгел, Актаныш районында яшәүчеләрнең дә бердәмлеген күрсәтә. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев