Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

Мәрхәмәт һәм хөрмәт атналыгы

Район инвалидлар ункөнлеге 3 декабрь көнне старт ала. "Яшьлек" мәдәни үзәгендә 10 сәгатьтә район җитәкчеләренең авыллардагы инвалидлар оешмалары, аларның президиум әгъзалары белән очрашудан башланачак ул. Ул көн - Мәрхәмәт һәм хөрмәт көне. 4 декабрь - Белем көне. Мәктәпләрдә сыйныф сәгатьләре узачак. Инвалид балалар белән чаралар үткәрелә ("Яшьлек" мәдәни үзәге). 5...

Район инвалидлар ункөнлеге 3 декабрь көнне старт ала. "Яшьлек" мәдәни үзәгендә 10 сәгатьтә район җитәкчеләренең авыллардагы инвалидлар оешмалары, аларның президиум әгъзалары белән очрашудан башланачак ул. Ул көн - Мәрхәмәт һәм хөрмәт көне.
4 декабрь - Белем көне. Мәктәпләрдә сыйныф сәгатьләре узачак. Инвалид балалар белән чаралар үткәрелә ("Яшьлек" мәдәни үзәге).
5 декабрь - Театр көне. Инвалид балалар өчен спектакль күрсәтеләчәк ("Яшьлек" мәдәни үзәге).
6 декабрь - Мәрхәмәт һәм күңел җылысы көне. Оешмалары булмаган инвалидлар өчен "Гәрәбә" клубы концерты. ("Яшьлек" мәдәни үзәге. 10.00 сәгать).
6 декабрь - Игътибарлылык көне. Авыл җирлекләрендә, хезмәт коллективларында инвалидларны хөрмәтләү.
Пучы картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр өчен район мәдәният хезмәткәрләре концерты (10.00 сәгатьтә).
7 декабрь - Спорт һәм сәламәтлек көне. Бөтен төр категория инвалидлар катнашында спорт ярышлары (Балалар иҗат үзәге. 9.00 сәгать).
8 декабрь - "Без сезгә ярдәм итәрбез" акциясе көне. Бушлай мунча хезмәте.
11 декабрь - Игелек һәм хәйрия көне. Район мәдәният йортында Игелек марафоны үткәрү (10.00 сәгать).
Декада дәвамында урын өстендә ятучы инвалидларга, инвалид балаларга медицина каравы үткәрү өчен табиб бригадаларының авылларга чыгуын оештыру, "Без сезнең белән!" девизы астында, урын өстендә ятучы инвалидларның өйләренә бару, аларның яшәү шартларын өйрәнү, ихтыяҗларын ачыклау.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев