Актаныш

Һөнәрендә күңел җылысы

Өлкән яшьтәге кешене еш кына сабый балага тиңлиләр, чөнки икесен дә тәрбияләү күп көч таләп итә. Башкалар ярдәменә мохтаҗ кешене карау юындыру, туендыру, өс-башын чиста тоту белән генә чикләнми, рухи ярдәмгә дә мохтаҗ әле ул. Сабыр гына зарын тыңлап, тынычландыра белү, кәефен күтәрердәй сүзләр табу мөһим. Моның өчен чын мәгънәсендә...

Өлкән яшьтәге кешене еш кына сабый балага тиңлиләр, чөнки икесен дә тәрбияләү күп көч таләп итә. Башкалар ярдәменә мохтаҗ кешене карау юындыру, туендыру, өс-башын чиста тоту белән генә чикләнми, рухи ярдәмгә дә мохтаҗ әле ул. Сабыр гына зарын тыңлап, тынычландыра белү, кәефен күтәрердәй сүзләр табу мөһим. Моның өчен чын мәгънәсендә изге җанлы, түзем, шәфкатьле булу кирәк.
Сабырлык, тынгысызлык сораучы социаль хезмәткә мин 1998 елда килеп кердем.
Каралучы өлкәннәрнең кайсын алма - һәрберсе үзенчәлекле, алар үзләре бер тарих, яшәү үрнәге. Мин исә, тормышның ачысын күргән, күп сынаулар үткән Мәгъмүрә апа Зиннәтова турында язып үтәм.
1930 елның 3 июнендә дөньяга килгән кыз VII cыйныфны тәмамлауга әнисе белән эшкә йөри башлый, урман кисә. Кечкенәдән тырыш булган Мәгъмүрә апа 1949 елда Казанга килеп, үзлегеннән ташчы һөнәрен үзләштерә һәм 6нчы разрядлы ташчы булып хезмәт куя. Уңганлыгын, төгәллеген искә алып, эшнең дә иң җаваплысын бирәләр аңа.
1959 елда Киров авылына килеп, тормышын Фән абый Әгъзамов белән бәйли ул. Авылда да озак еллар үзенең һөнәренә тугры калган Мәгъмүрә апага соңрак склад мөдире вазифасын тапшыралар.1985 елда лаеклы ялга чыга. Бер-берсенә тугры матур пар булып, тормышның ачысын-төчесен бергәләп бүлешеп, 50 ел гомер итәләр алар Фән абый белән. Ләкин аяусыз үлем 2008 елда Фән абыйны Мәгъмүрә ападан тартып ала. Картлык көнендә ярдәмчесез бер ялгызы калган Мәгъмүрә апа менә 5 ел минем карамакта. Язмыш авырлыкларына бирешмичә, авылдашларының хөрмәтен тоеп яши. Үзе һәрчак көр күңелле,тапкыр телле. Минем килүне түземсезлек белән көтеп ала. Көнкүрештә көтеп торган эшләрне тәмамлагач, матбугат басмаларын укып, ил-көн хәбәрләре белән танышабыз. Үзен тәрбияләп торган өчен һичкайчан рәхмәтеннән калдырмый Мәгъмүрә апа. Бу, үз чиратында, минем хезмәтемә югары бәя булып тора.
Мәгъмүрә апага күңел көрлеген югалтмыйча, исән-сау яшәсен дип кенә теләргә кала.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: