Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

Өлгеле хөрмәт: “Актаныш” агрофирмасы өлкәннәргә 5 кг шикәр комы бүләк иткән

Өлкәннәр ункөнлеге якынлашуга һәр апа-абый үзе эшләп лаеклы ялга чыккан хезмәт коллективыннан игътибар-хөрмәт көтә.

   Районда элеккеге хезмәткәрләрне кадерләүче оешмалар күп булмаса да, бар. Шушы көннәрдә яшен тизлегендә “Актаныш” агрофирмасы канаты астына кергән хуҗалыкларда хезмәт куйган колхозчыларга 5 кг шикәр комы бүләк ителүе турында хәбәр таралды. Чыннан да агрофирма елдагыча ункөнлек башланганчы ук өлкәннәрне хөрмәтләүне башлаган. Киров авылында яшәүче апа-абыйлар агрофирма җитәкчелегенә бу уңайдан рәхмәтләрен әйтеп туя алмый. 
    Бүгенге брифингта район ветераннар оешмасы җитәкчесе Нурулла Нурлыев “Актаныш” агрофирмасыннан тыш, “Әнәк” һәм “Чишмә” агрофирмалары, “Чишмә” хуҗалыгының электән хуҗалыкта эшләгән пенсионерларга һәрвакыт матди яктан булышуларын, ә декада кысаларында ярдәм күрсәтүен әйтте. Мәсәлән, Аккүз авылында лаеклы ялдагы өлкәннәрнең исемлеге инде кичә үк авыл кибетенә бирелгән. Һәр өлкән кешегә 500 сумлык товар алу мөмкинлеге булдырылган. Барлык чыгымнарны “Чишмә” хуҗалыгы күтәрә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев