Реклама
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Голәмәләр берлеге карары нигезендә пленумда Татарстанда изге Рамазан аен уздыру тәртибе расланды.
2018 елда рамазан ае башлану вакыты 16 майга туры килә, ә беренче тәрәвих намазы Татарстан мәчетләрендә 15 майда укыла.
Быел иң аз күләмле фитыр сәдакасы 100 сум итеп билгеләнде, ә зәкят түләргә мөмкинлеге булучыларга фитыр сәдакасы 600 сумнан тәкъдим ителә. Ураза тота алмаучылар өчен һәр калдырылган көн фидиясе 200 сум күләмендә, дип хәбәр итте "Татар-информ".
Сәдакалар күләме пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм сүзләренә таянып һәм бодай, арпа ярмасы, хөрмә һәм йөзем җимеше бәяләреннән чыгып билгеләнә. Зәкят түләү өчен нисаб күләме алтын буенча – 210 мең сум, ә көмеш буенча – 18 мең сум тәшкил итә.
Шулай ук 2018 елда Ураза бәйрәменең датасы расланды, ул быел 15 июньгә туры килә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз