Актаныш

РАЙОНЫБЫЗ ГОРУРЛЫГЫ: Актаныш кызлары салкын боздагы алканы да буйсындыра

Безнең хоккейчы кызларыбыз үзләренең көчле рухлы, ныклы әзерлекле булуларын тагын бер кат исбат итте.

Татарстан җыелма командасы составында Стрельна шәһәрендә ( Санкт – Петебург) хоккей турнирында катнашып, өченче урынны яуладылар.


Балаларга шундый мөһим спорт чарасында катнашу өчен матди  ярдәм күрсәткән “ Таң” ҖЧҖ җитәкчесе Рафис Фәрих улы  Миңнехановка , балаларда әлеге спорт төренә мәхәббәт тәрбияләгән остазыбыз Юрий Ерошенковка  ата – аналар исеменнән чиксез рәхмәтебезне һәм  хөрмәт сүзләрен җиткерәбез.  Һәммәгезгә дә  озын гомер, сәламәтлек, эшегездә зур уңышлар, барлык кылган игелекләрегезнең савабын күрергә Аллаһ насыйп итсен.
 


 

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: