Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

РӘХИМ ИТЕГЕЗ: Актаныштагы Туган як музее өлкәннәрне үзенә чакыра

Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан Актаныш Туган якны өйрәнү музее түбәндәге чараларны оештыра:

1 октябрь. Өлкәннәр декадасын ачу.
2 октябрь. “Илһам чишмәсе” – районыбыз язучыларының Туган якны өйрәнү музее фондында сакланучы китапларыннан күргәзмә. 
3 октябрь. “Иҗатыннан нур бөркелә” – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы Фаил Зыязов картиналарыннан күргәзмә.           
4 октябрь. “Милли киемнәр” – районыбызда яшәгән төрле милләт халкының киемнәр күргәзмәсе.
8 октябрь. “Чабата, тула оек” – чабата һәм чабата үрү өчен кораллар күргәзмәсе.
9 октябрь. “Толымнарда чыңлый чулпылар” – татар халык бизәнү әйберләре күргәзмәсе, XVIII-XIX гасыр.
10 октябрь. “Узып барышлый” – язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил 
Салиховның 60 яшьлегенә багышланган китап күргәзмәсе.
Шәрип Шәймиев музей-йорты тәкъдим итә:
5 октябрь. “Хәтерлим мин әле бүгенгедәй...” – М.Хәмәеваның тууына 90 ел тулуга багышланган күргәзмә.
10 октябрь. “Гомер көзе алтын булсын” – Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чарасы.
Экскурсия һәм чаралар һәр көнне 14.00 сәгатьтә башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев