Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

"Таттелеком" АҖ Яңа Әлем балаларына кече Сабантуй бүләк итте

Бүген "Таттелеком" АҖ компаниясе хезмәткәрләре балалар өчен кече Сабантуй оештырды.

         Ни өчен нәкъ менә Яңа Әлем балалары өчен дисезме?

Чөнки компания Яңа Әлем авылына югары тизлекле интернет челтәре һәм сыйфатлы телевидение үткәрә.

Шул хөрмәткә "Таттелеком" булачак клиентларының, ягъни балаларның җәйге каникулларының бер көнен кызыклы һәм мавыктыргыч уздыруны максат итеп куя.

            Сабантуй бәйрәме милли ярыш- ике командага бүленеп балаларның капчык киеп йөгерүеннән башланып китте. Җиңүчеләргә "Таттелеком"ның бик күп файдалы бүләкләре әзерләнгән. Шулай ук кызлар-малайлар татлы күчтәнәчләр белән дә сыйланды.


             2022 нче ел Татарстанда цифрлаштыру елы дип игълан ителде.

"Таттелеком"ның шигаре-  югары тизлек, хәвефсезлек һәм сыйфат. "Таттелеком" АҖ һәм Татарстан Республикасы хөкүмәтенең үзара килешүе нигезендә дәүләт программасы барлыкка килде. Әлеге программа кысаларында башкаладан ерак урнашкан һәм халык саны аз төбәкләрне дә цифрлаштыру тормышка ашырыла башлады.

          "Таттелеком" компаниясе вәкиле Руслан Марченко Актаныш районының республикада беренче булып дәүләт программасына кертелүен якташыбыз, Татарстанның Беренче президенты Минтимер Шәймиев казанышы дип билгеләп үтте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев