Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

ТИЗДӘН УКУЛАР БАШЛАНА: Актаныш районы быел да бердәм рәвештә балаларны мәктәпкә әзерләде (+ФОТОЛАР)

Актанышта үткән мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе менә шундый күңелле мизгелләр белән башланып, дөньяда мәрхәмәтле кешеләрнең бик күп икәнен янә раслады.

Актанышта гына түгел, бөтен Татарстанда киң колач алган “Мәктәпкә җыенырга булыш!” хәйрия акциясе бүген дә мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керергә җыенган нәни райондашларыбызны сөендерде. 10 нарасый район башкарма комитеты җитәкчесе Э.Н.Фәттахов кулыннан мәктәп портфельләре һәм спорт  костюмнары алды. Хәзер алар  зур түземсезлек белән беренче кыңгырау чыңын көтә. 


Актанышта  үткән мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе менә шундый күңелле мизгелләр белән башланып, дөньяда мәрхәмәтле кешеләрнең бик күп икәнен янә раслады. 


Чыннан да, бүгенге көндә  мәктәпкә баланы әзерләү – җиңел эш түгел, аеруча да  мохтаҗ гаиләләргә. Беренче сыйныфка укырга баручылар өчен  яңа уку елы  шатлыклы вакыйгага әверелсен өчен аларга мәктәп формасы, канцтовар һәм букчалар кирәк.Гадәттәгечә, районда быел да , акция кысаларында, беренче генә түгел, 2-11 нче сыйныф укучыларына да ярдәм күрсәтү күздә тотылды. 

“Мәктәпкә җыенырга булыш!” хәйрия акциясенә районның бик күп оешмалары, шәхси затлар инде үз өлешләрен кертте. Бу -  мәгариф, мәдәният, район үзәк хастаханәсе, социаль ярдәм бүлеге һ.б. бик күп коллективлар. Аларга рәхмәтебез чиксез!- ди әлеге гаиләләр белән турыдан-туры эшләүче Игелек үзәге хезмәткәрләре. 

Шунысы куанычлы, район белән, кулны кулга тотынышып балаларга ярдәм итү күркәм сыйфатка әверелгән Актанышта. Бу – ихтирамга лаек гамәл. Игелекне исә ел әйләнәсе дә эшләргә мөмкин икәнен онытмагыз,хөрмәтле райондашлар. Саваплы гамәлләребез белән балаларыбызны сөендерүне алга таба да дәвам итик! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев