Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

ТЫЛСЫМЛЫ МИЗГЕЛ: Актаныш Кыш бабае 9 райондашыбызны өенә килеп котлады (+ФОТОЛАР)

31 декабрь көнне сабыйларның хыялын чынга ашырып, алар яшәгән йорт ишенен дә Кыш бабай какты.

Яңа ел бәйрәменнән һәр бала нинди дә булса могҗиза көтә. Хәзерге заман балалары Кыш бабайның уйдырма икәнлегенә ышансалар да, Яңа ел якынлашкада, күңелләрне тылсымлы бабайдан күчтәнәчләрне өмет итә. Бала күңеле керсез. 

Бүгенге көндә Актаныш районында 96 инвалидбала исәпләнә. Шуларның тугызы – урын өстендә ята. Әлеге нәниләр дә  Яңа ел алдыннан Кыш бабайны көтә, аңа сөйләр өчен шигырьләр ятлый, җырлар өйрәнә.

31 декабрь көнне сабыйларның хыялын чынга ашырып, алар яшәгән йорт ишенен дә Кыш бабай какты.  Ул балаларга район башлыгы Э.Н. Фәттахов исеменнән күчтәнәч каплары тапшырды. 

2018 елның соңгы көнен әкияти мизгелләргә баетуда район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ландыш Бариева, аның хезмәткәрләренең өлеше зур булуын да билгеләп үтми мөмкин түгел. Балаларның әти-әниләре әлеге матур бәйрәмне оештыручыларга чиксез рәхмәт сүзләрен ирештерде,киләчәктә аларга ныклы сәламәтлек, уңышлар теләде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев