Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

Яхшылыкка яхшылык белән генә җавап бирәсе килә

Авылдашлары, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Марсель Галимәрдәнов ел саен яңа уку елы башланыр алдыннан Яңа Балтач башлангыч мәктәбе укучыларына мәктәп кирәк-яраклары салынган букчалар бүләк итә. Быел да балаларны, аларның әти-әниләрен, гомумән, барлык авылдашларын сөендереп, әлеге күңелле тантананы оештырырга дип, ерак араларны якын итеп, туган авылына кайтты ул. Дәү әтиләренең...

Авылдашлары, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Марсель Галимәрдәнов ел саен яңа уку елы башланыр алдыннан Яңа Балтач башлангыч мәктәбе укучыларына мәктәп кирәк-яраклары салынган букчалар бүләк итә. Быел да балаларны, аларның әти-әниләрен, гомумән, барлык авылдашларын сөендереп, әлеге күңелле тантананы оештырырга дип, ерак араларны якын итеп, туган авылына кайтты ул. Дәү әтиләренең газиз туган җирен күреп үссеннәр дип, Мәскәүдән 4 оныгын да үзе белән иярткән иде.
Мәктәпнең шау чәчәккә күмелгән, чиста-пөхтә, тәртипле ишегалдына игътибар итеп, Мәскәү кунагы белем учагына хөрмәтле булып яшәгән авылдашларына рәхмәтен әйтте.
Кече авыл өчен башлангыч мәктәпне, балалар бакчасын саклап калу шушы җирлек кешеләренә дә нык бәйле. Быел беренче сыйныфка 1 бала
укырга керә. Шулай итеп мәктәптә быел дүрт укучы белем алачак. Алар беренче сентябрь бәйрәмен каршыларга инде әзерләр. Шигырьләр ятлаганнар, биюләр өйрәнгәннәр. Беренчегә баручы Айзилә Рәшитова Яңа Балтачта яшәвен, белем иленең ишекләрен ачып керер вакыт җиткәнне түземсезләнеп көтүен шигырь телендә сөйләп тә күрсәтте.
Марсель Галимәрдәнов дүрт балага да мәктәп кирәк-яраклары салынган өр-яңа букчалар бүләк итте. Балалар бакчасына йөрүче нәниләргә дә бүләкләр өләште. Соңгы елларда "Мәктәпкә әзерләнергә булыш!", "Үз мәктәбеңә булыш!" кебек акцияләр барлыкка килде. Ә Марсель Галимәрдәнов бу яхшылыкны күпкә алданрак башлап җибәргән. Аның Яңа Балтач авылы мәктәбенә булыша башлавына 15 ел икәнне авылдашлары
исәпләп чыгарган. Кем белә, бәлки күбрәктер дә, чөнки кешеләрнең кылган игелекләрен без түгел, фәрештәләр гамәл дәфтәрләренә язып бара.
"Кемгәдер күрсәтергә, кемдер кушканга эшләнми ул. Үзең эшләп алган акчаңны кешеләргә, бигрәк тә, балаларны сөендерү өчен тотсаң, җанга рәхәт булып китә. Мөмкинлек булганда, күңел кушуы буенча башкарылган мондый эшләрне башкаларга караганда күбрәк үзең өчен эшлисең", - ди Марсель Мәгъфүрҗан улы.
Бәйрәмгә килгән өлкән яшьтәге авыл кешеләре аңа берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә рәхмәт укыды: "Шәһәрдән кайтучы балаларыбыз олы юлда туктап кала иде. Пычрак яра-яра кермәле иде авылыбызга. Сезнең ярдәм белән авыл уртасыннан асфальт юл уза. Үзегезне күргән саен рәхмәтебезне әйтәсе килә", - диделәр.
Анысын да Марсель Галимәрдәнов ярымшаяртуга борды: "Язгы-көзге пычракларда кайтканда, мин үзем авылга керә алмый идем бит, шуңа тырыштым инде", - диде.
"Бездә бүген көтеп алган бәйрәм. Балалар сөенә. Без - дәү әниләр - бигрәк нык сөенәбез, - дип сүзгә кушылды Әгъҗибә Шәймәрдәнова. - Без бит хәзер шулкадәр рәхәт тормышта яшибез, чәчкәләр арасыннан гына йөрибез".
Бәйрәм чарасы тәмамланып, мәктәп капкасыннан чыгып барабыз. Ак яулыклы әбекәйләрнең шатлыклы хисләре, чынлап та, ташып торадыр. Капка төбендәге машиналарны күреп, "Никадәр машина! Берүк юлларда исән-имин йөрсеннәр, бәхетле булсыннар!" - диештеләр.
Дөрестән дә, яхшы эшләр кешеләр күңелендә бары тик яхшы уйлар гына уята. Игелекле гамәлләрне күбрәк кылып яши алсак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Яхшылыкка яхшылык белән генә җавап бирәсе килә

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев