Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

ЯХШЫЛЫК ЭШЛӘРГӘ КИРӘК ДИП СӨЙЛӘҮЧЕЛӘР КҮП...(+фото,+видео)

Моннан 7 ел элек Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов инициативасы белән “БлагоДарение” яшь буынга ярдәм һәм социаль инициативалар хәйрия фонды оешты. “БлагоДарение” Республиканың Көньяк-Көнчыгыш районнары- Баулы, Ютазы Бөгелмә, Минзәлә, Актанышта һәм Казанда зур, күләмле эшчәнлек алып бара. Безгә бигрәк тә “БлагоДарение” фондының волонтерлары яхшы таныш. Алар матур итеп киенеп районыбыздагы һәр чарада актив катнаша.

        “Благодарение” фондының 7 еллыгы уңаеннан аның җитәкчесе Фәрит Муллагали улы Салихов белән әңгәмә кордык. Сөйләшүне волонтерлар эшчәнлегеннән башладык.

                                  ЯХШЫЛЫК ЭШЛӘ ДӘ, СУГА САЛ!


-    Әйе, “Благодарение” фондының волонтерлар эшчәнлеге зур игътибарга лаек. Волонтерларны җыеп форумнар үткәрәбез. Баулыда, мәсәлән, волонтерларның ел саен съездлары уздырыла. Бары пандемия вакытында гына туктап тордык.  Әлеге очрашуларда төрле районнардан җыелган волонтерлар үз эшчәнлекләре белән таныштыра, тәҗрибә уртаклаша. Актанышта да волонтерлар бик матур эшли, акцияләр оештыралар, сез аларны районда үткән барлык чараларда күрәсез. Актанышның икенче мәктәбендә укучы инициативалы 10 бала өлкәннәргә дә ярдәм итә, патриотик чараларда актив катнашалар, бәйрәмнәр оештыруда да башлап йөриләр. Алар эшләгән эшләре буенча даими рәвештә хисап биреп тора, алга планнар билгелиләр.

 


“БлагоДарение” фондының үз гимны бар, һәр очрашуда волонтерлар әлеге гимнны башкара. “БлагоДарение” фонды Актанышта спортчыларга даими ярдәм күрсәтә- шахматчы, чаңгычы, көрәшчеләргә ярдәм күрсәтелә, тиздән бадминтон спортын үз итүчеләрне дә канат астына алачакбыз. Бер тапкыр күрсәтелә торган ярдәмнәрне инде санап тормыйм. Гомумән, кемгәдер ярдәм иткәнмен икән, аны сөйләргә бөтенләй яратмыйм. “Яхшылык эшлә дә суга сал,”- диләр бит.

                                          ҖЫРЛЫ, САБАНТУЙЛЫ ЯРДӘМ

-    “БлагоДарение” фондының иң күңелегезгә кереп калган чарасы турында сөйләгез әле, Фәрит абый.

 

-    Күптән түгел Минзәлә районының Тупач авылында матур итеп җиһазланган чишмә ачтык. Суы бик тәмле бу чишмәнең, җай килсә барып, күреп кайтыгыз. Тупач авылы Ирекнең әнисе, минем хатыным Нуриянең туган авылы. Һәр елны Тупачта татар халкының барлык гореф-гадәтләрен, милли традицияләрен саклап Сабан туе үткәрәбез. Быел милли бәйрәм аеруча истәлекле булды. Нурия апагыз туган авылына багышлап җыр язган иде, аны Татарстанның Халык артисты  Гүзәл Уразова Сабан туенда  әлеге җырны башкарды. Бик күп башка артистлар чыгыш ясады. Тупачта 60 метр озынлыктагы ныклы басма ясадык. 

ӘНИЛӘРЕ МАТУРЛЫК САЛОНЫНДА, БАЛАЛАРЫ МАССАЖДА

-    “БлагоДарение” фонды бик күп эшләр башкара, фондка ярдәм итүчеләр бармы?

 

-    Әйе, фондка “Татнефть» компаниясе бик булыша. Грантлар отабыз. Безнең төп офисыбыз Казанда урнашкан. Казан мэры безнең фондка бүлмә бирде. Шушы залда без мөмкинлекләре чикле балаларның әниләренә ярдәм итәбез, аларның авыр тормышын беразга гына булса да җиңеләйтәбез. Әнисе баланы алып килә, балалар белән белгечләр шөгыльләнгәндә әниләр ял итә, матурлык салонында массаж ала.  Ә малалайлар, кызлар табиб өйрәткән күнегүләр, гимнастика ясый, укыйлар. Үзәккә килүчеләр күп.

Баулыда “Я смогу”- “Мин булдырам” дигән үзәк ачылды, әлеге үзәкнең эшли башлавына 5 ел тулды. Һәлакәткә дучар булган Марат Ильясов “БлагоДарение” фонды, “Татнефть” компаниясе ярдәме белән шундый хәлдәге кешеләр өчен тренажерлар ясатты. Бу үзәкнең эшчәнлеге белән Татарстан Президенты да, “Татнефть”  генераль директоры да танышты. Үзәккә хәзер Татарстаннан гына түгел, Башкортстанның 3 районыннан килүчеләр сәламәтлекләрен ныгыталар. Хәтта коляскада утырып торганнар да аякка баса биредә. Үзәк турында хәзер Саратовта да беләләр, тиздән дәваланырга әлеге төбәктән дә киләчәкләр.

 

                 

                ЯХШЫЛЫК ЭШЛӘРГӘ КИРӘК ДИП СӨЙЛӘҮЧЕЛӘР КҮП...

 

-    Хәйриячелек белән шөгыльләнү күңелегезгә нәрсә бирә, Фәрит абый?
 

 

-    Яхшылык эшләргә кирәк дип сөйләүчеләр күп, ә эшләүчеләр сирәк. Яхшылыкны эшләү җиңел түгел, ә эшләргә кирәк!


-    Улыгыз Ирекне үзегез кебек олы йөрәкле итеп ничек тәрбияли алдыгыз?


-    Баланы сөйләп, аңлатып тәрбияләмисең бит инде. Ул сине күрә, тоя, үрнәк ала.  Әйтәләр бит, баланы тәрбияләп маташма, барыбер синең кебек була, диләр. Ярдәмгә мохтаҗ кешеләр күп.

 


-    Фондның киләчәген ничек күзаллыйсыз?
  

 
-    “БлагоДарение” фондын тагы да киңәйтерә уйлыйбыз. Бөгелмә районының Карабаш поселогында күптән түгел көрәш ярышы уздырдык. Барлык призлы урыннарны  Актаныш егетләре алды. Менә шул көрәшчеләргә киемнәр алып бирдек.  Тиздән бадминтончыларга да булышачакбыз. 


-    Ярдәм сораучылар күпме?
 

 

-    Ярдәм сораучылар бик күп. Ләкин без фонд уставы нигезендә эшлибез. Чөнки теләсә ничек акча таратып утырып булмый, аның өчен хисап тотасы бар. Инициативалы яшьләрне ярдәмсез калдырмыйбыз. Инвалид балалар китап чыгарырга тели икән, аларга булышабыз. Әле кино төшерүчеләргә дә үз эшләрен башлап җибәрергә ярдәм иттек. Безнең максат нәрсә дә булса эшләргә этәргеч бирү, юл күрсәтү. Булган акчабызны бүлешәбез, кулда тотып утырмыйбыз.

"АНАТОЛИЙ КАРПОВ БЕЛӘН КҮРЕШТЕРГӘН ӨЧЕН РӘХМӘТ!"

         “БлагоДарение” фондында хәзер яшь волонтерлар гына түгел, “Көмеш волонтерлар” да бар. “Көмеш волонтерлар”- лаеклы ялга чыккач өйдә утырмыйча, башкаларга ярдәм күрсәтергә теләүче игелекле апалар, абыйлар. Актанышның яшь волонтерлары, 2нче санлы мәктәп укучылары Адилә Зиннәтова, Зөлфия Нуриева “Кешеләргә булышкач, рәхәтлек кичерәбез", диләр.

         Шахмат буенча остазлар, Татарстанның атказанган спорт осталары Фәһим Галимов белән

Илдар Имамов "БлагоДарение" фондына, аның җитәкчесе Фәрит Салиховка ярышлар оештыруда, җиңүче балаларны тәбрикләүдә һәм башка чыгымнарны күтәрүдәге ярдәмнәре өчен олы рәхмәтләрен белдерделәр. 

               Район Башкарма комитетының спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Ленис Вәлиев “БлагоДарение” фонды җитәкчесе Фәрит Салиховка Актаныш шахматчыларын тере легенда- Анатолий Карпов белән күрештергән өчен рәхмәтле. 


-    7 еллык тарихы булган “БлагоДарение” фонды җитәкчесе Фәрит Салихов районыбызның патриоты, Фәрит абый җирлегебездә оешма җитәкчесе буларак якты эз калдырган шәхес. Районыбызның социаль- икътисади тормышына, спорт төрләрен үстерүгә зур ярдәм күрсәтә. Фәрит Муллагали улы чакыруы буыенча 2017 елның февралендә бөек шахматчы Анатолий Карпов килде. Районыбыз шахматчылары белән 8 тактада шахмат уйнады. Безнең шахмат мәктәбендә шөгыльләнгән балаларның уенына, аларны тәрбияләгән тренерларга зур бәя бирде. Фонд коллективын, җитәкчесе Фәрит Салиховны фондның 7 еллыгы белән районыбызның физкультура- спорт яратучылар исеменнән кайнар котлыйбыз. Уңышлар теләп, алда да бергә-бергә эшләргә язсын дип телибез. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев