Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

Яман шеш белән авыручы Әҗәкүл кызы Язилә: «Тешем авырта дип йөргән идем…»

Актаныш районының Әҗәкүл авылында яшәүче 26 яшьлек Язилә Зәкиевага табиблар кан рагы диагнозы куя.

Уйламаганда кызга яңа теш чыга башлый. Акыл теше була ул. – 2019 елның апреле иде бу. Температурам югары күтәрелде. Күренмәгән табибым калмады. Анализлар тапшырырга куштылар. Мине районнан республика клиник хастаханәсенә җибәрделәр. Кан анализы тапшыруга табиблар башка чирем барын белделәр. Тикшерелә торгач, миңа кан рагы диагнозы куелды, – дип сөйли Язилә. – Ул чакларда бик кыен иде. Якыннарым миңа көч бирде. Мин нурланыш терапиясе ала башладым. 2020 елның маенда авыру чигенде. Дарулар эчеп торырга дип өйгә чыгарганнар иде. Тик быелның маенда мин кабат авырый башладым.   Язиләнең кан анализлары начарлана. Әгәр бар да яхшы булса, ул Санкт – Петербургка барасы булган. Апасы донор була икән. Аның күзәнәкләре 60 процентка туры килә. Шулай да, аллага тапшырып, операциягә керәчәкләр. Тик әлегә анализлар начарлану аркасында бармый торалар. – Мин яңадан хастаханәдә. Табиблар химия терапиясе алмыйча булмый, диләр. Дәвалану башлануга әнием яныма киләчәк. Үземнең хәлем яхшы түгел әле. Әмма яшәү теләгем көчле. Ничек тә бу авыру хакында бөтенләйгә онытасы иде, – ди ул.   Язиләгә өч ай буе Санкт-Петербургта фатир яллап торырга туры киләчәк. Дәвалану да бушка түгел. Авылдашлары бу гаилә өчен акча җыя башлаган. Без дә, Язилә Зәкиевага ярдәм йөзеннән, исәп-хисап реквизитларын куябыз. Бергәләп булышсак иде.   Булышырга теләүчеләр өчен Язилә Зәкиева исемендәге Саклык банкы картасы номеры: 63900262 9031374217 Тинькофф картасы номеры: 2200 7001 3411 2233. 

Чыганак: "Ватаным Татарстан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев