Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

Ярдәмләшеп яшик

Мохтаҗларга ярдәм итү үзәгенә кием-салым, азык-төлек кенә түгел, ә кулланышта булган, таушалмаган мебель китерүчеләр дә бар. Балалар әйберләренә ихтыяҗ кимеми.

               Актаныш мөхтәсибәтенең “Ихлас гамәл” мохтаҗларга ярдәм итү үзәге эшләвен дәвам итә. Хәйриячелек белән шөгыльләнүче мөселманнар әлеге үзәкне үз хисапларына тота. Башта 12 кеше иде, хәзер төркемдә 28ләп иганәче җыелды.
                  Кешеләр бик актив. Киемнәрне күп итеп алып киләләр. Үзәкне оештыручылар ярдәме белән гошер садакасы тарату да оештырылды. Мохтаҗларга сентябрь, октябрь, ноябрь айларында азык-төлек каплары бирелде. Ай саен 25кә якын гаиләгә шушы ярдәм бушлай күрсәтелде. 
Сөт-май, кайнатма китерүчеләр бар. Бер мөселман кардәшебез 50 пар өр-яңа аяк киеме алып килде.  Аларны инде алып бетерделәр. Яңа киемнәр дә китерәләр. 
           4 төргәк памперс китерде бер ханым, аларны да акрынлап алып китәләр. Гомумән, үзәктә хәрәкәт бара. 
          Кемнең ит алырга акчасы җитми, килегез үзәккә. Биредә корбан ите бар әле. Кемнәрнең ашарына ит юк, андыйлар сарык ите алырга килә алалар. Сөяк 
җыелмасын быел 6-7 тапкыр китерделәр. Аны да алып торалар. Килегез, бу бит – натураль коллаген.
           Корбан ите, сөякләр аш җыелмасы бик нык мохтаҗлыгы булмаган кешеләргә дә бирелә. Алар, гадәттә, хәер тартмасына бераз садака сала; акчасы юк икән, болай гына да алып китә ала.  
           Актаныш мөхтәсибәтенең “Ихлас гамәл” мохтаҗларга ярдәм итү үзәге Актанышта почта бинасының 3 нче катында 21 нче бүлмәдә урнашкан.

 

           Алдан хәбәрләшергә теләсәгез, 
8-951-896-96-11 телефонына шалтыратырга мөмкин. Тулырак мәгълүматлар инстаграм битендә @ihlasgamal, вконтакте төркемендә vk.com/ ihlasgamal. Электрон почта: ihlasgamal@mail.ru

 

Реклама

          “Ихлас гамәл” хәйриячелек белән шөгыльләнә, мохтаҗларга ярдәм итә, башкаларның хәленә керә, тирә-юньдәгеләргә карата ваемсыз булмаска чакыра.
 

              “Ихлас гамәл” мохтаҗларга ярдәм итү үзәге.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев