Актаныш

Актаныш районы

16+
Бөек Җиңүгә 80 ел!

Актаныш районы хакимияте җитәкчеләре Җиңү җырларын күз яшьләре аша башкарды

Озакламый илебез фашист Германиясен Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәчәк. Бөек Җиңү көне – һәрберебез өчен изге бәйрәм, чөнки ул зур югалтулар аша, безнең ата- бабаларыбызның каны белән яуланган. Тарих янә кабатлана, бүген ата-балаларыбызның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары үрнәгендә оныклары Һәм оныкчыклары ерак 1945 елдагы кебек үк, Ватанны саклауның данлы традициясен дәвам итәләр, махсус хәрби операциядә неонацизмга каршы көрәшәләр. Менә шушы изге хисләр аша Җиңү җырларын башкарганда җитәкчеләребезнең дә күңелләре тулды.

Актанышта «Родина зовет- Ватан дәшә» фестивале кысаларында «Җиңү җырын җырлый Актаныш» акциясе киң колач җәйде. Районыбызның һәр хезмәт коллективы әлеге акциягә җитди әзерлек белән катнаша. Бүген, мәсәлән, Актаныш район хакимиятендә эшләүче җитәкчеләр Җиңү җырларын башкарды. 

Акциянең нигезләмәсе буенча жюри игътибарына Җиңү җырларыннан тупланган попурри- өч җыр тәкъдим ителә, тагын бер әсәр хәзерге заман авторларыныкы булырга тиеш. Администрациянең хор коллективы әлеге таләпләрнең барысын да төгәл үтәп, патриотик рухта җиңү җырларын башкарды. 

Безнең өчен Җиңү җырлары гади текст һәм көй генә түгел– бу безнең тарихыбыз, безнең күңел ярасы аша яулап алынган горурлыгыбыз», — дип уртаклашты фикерләре белән район башлыгының мобилизация буенча ярдәмчесе Нәсим Заһертдинов. 

Кайбер җитәкчеләр балачактан таныш көйләрне җырлаганда, күз яшьләрен тыя алмадылар. Әйе, һәрбер җырда – кеше язмышы, без киләсе буыннарга тапшырырга тиешле хәтер.

Акция алга таба дәвам итә: Без хәтерлибез! Без горурланабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев