Актанышлыларны «Ватан Дәшә! Родина Зовёт!» фестивалендә көтәбез!
Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршылап, Россиядә игълан ителгән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы, Тынычлык елы һәм нацизмга каршы көрәш елы, Татарстандагы “Ватанны саклаучылар” елы уңаеннан Актаныш районында «Ватан Дәшә! Родина Зовёт!» фестиваленә старт бирелә. «Ватан Дәшә! Родина Зовёт!» фестивале кысаларында районыбызның авыл җирлекләрендә күптөрле чаралар узачак. Оешма-предприятиеләр, уку-укыту учреждениеләре дә бу патриотик-тәрбияви бәйгеләргә кушыла.
«Җиңү Хәтер Мәйданы» , “Җиңү җырын җырлый Актаныш”, Мәгыйс Әһлетдинов исемендәге район нәфис сүз осталары бәйгесе, “Җиңү җыры урамнарда”,
“Җиңү вальсы” акцияләренең инде нигезләмәләре чыкты. Алар белән безнең сайтта таныша аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев