Бөек Җиңүгә 80 ел!
2025 ел - безнең барыбыз өчен дә үзенчәлекле ел. Без Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын, илдә һәм республикада Ватанны саклаучылар елын билгеләп үтәбез.
Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары!
Сезнең батырлыгыгыз һәм туган җиребезгә чиксез мәхәббәтегез - безнең барыбыз өчен дә, беренче чиратта, яшь буын өчен Ватанга фидакарь хезмәт итүнең илһамландыргыч үрнәге ул.
Хөрмәтле укучылар!
Юбилей елы уңаеннан «Актаныш» сайтында «Бөек Җиңүгә 80 ел!» рубрикасын ачып җибәрдек. Әлеге сәхифәдә без Ватаныбыз азатлыгы өчен фронтта, тылда, тыныч тормышта көрәшкән батырлар турында яктыртачакбыз. Сездән дә әлеге рубрикага язмалар көтәбез. Бөек Ватан сугышында катнашкан якыннарыгыз, әти-әниләрегез, әби-бабайларыгыз, туганнарыгыз хакындагы очерк-истәлекләрегезне airs16@mail.ru электрон почтасына җибәрегез. Батырларыбызның якты эзе онытылмасын, киләсе буыннарга да патриотик үрнәк булып барып ирешсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев