Җиңү җырын җырлый Актаныш: Сугыштагы дустын эзләде!
«Җиңү җырын җырлый Актаныш» акциясендә Актанышның «Умырзая» балалар бакчасы тәрбиячеләре актив катнашты. Педагоглар репертуарны җентекләп сайлый. Мәсәлән, попурриның бер җыры «Сугыштагы дустын эзләде дип атала». Әлеге җырның тарихы йөрәкләрне тетрәндерә. Авторы- озак еллар сугышчан дустын эзләгән Бөек Ватан сугышы ветеранының улы Габдулла Сахипов. Ә көйне Актанышның талантлы улы, композитор Азат Хөсәенов язган.
Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы еллары артта кала барган саен, күп нәрсә җитенкерәми төсле. Ветераннарыбызның саннары көннән-көн сирәгәя, үсеп килә торган яшьләр бу мөһим вакыйга турында азрак беләләр. Ләкин эстрадада, матбугат чараларында бу тема чагылыш тапканда, илебез тынычлыгы өчен корбан булганнарның якты истәлеге онытылмас дигән ышаныч туа.
Сезнең игътибарыгызга тәкъдим ителәсе сугыш тематикасына язылган жыр, чынбарлыктагы вакыйгаларга нигезләнеп язылган.
Балык Бистәсе районы Олы Әшнәк авылыннан Бөек Ватан сугышы ветераны Сахип Шайхетдин улы Камалов күп еллар үзенең сугышчан дустын эзли. Төрле архивларга мөрәжәгать итә, ветераннар оешмаларына хатлар яза. Аның дусты, Владимир шәһәрендә яшәп ятучы Евгений Ивлев шулай ук сугышчан иптәшен эзләгән булып чыга. Тәүге очрашу сугыш бетеп, 35 ел узгач, 1980 нче елның 9 маенда була. Бу очрашуның шаһиты, һәвәскәр рәссам, шагыйрь Габдулла Сахиб улы Шиһапов, истәлек итеп шигырь язып калдыра. Шигырьгә танылган композитор, Актаныш егете Азат Хөсәенов көй яза.
Сугыштагы дустын эзләде
1.Бер-бер артлы еллар үтә торды
Ул өметен бер дә өзмәде.
Төрле якка сорап хатлар язды,
Сугыштагы дустын эзләде.
(кушымта)
Күпме еллар үтте, сулар акты...
Тик басылмый сугыш ярасы.
Үлгәннәрнең каберләрен белеп,
Исәннәрен килде табасы!
2. Фотосурәт калган истәлеккә,
Хәрби кием үзенә килешкән.
Һәм ниһаять... соңгы язган хаты
Иптәшенә барып ирешкән!
(Кушымта)
3.Ветераннар тора кочаклашып.
Карт түгелләр әле әллә-ни.
Сагыш тулы көләч йөзләреннән,
Кайнар яшьләр генә тәгәри!
Күпме еллар үтте, сулар акты...
Тик басылмый сугыш ярасы.
Үлгәннәрнең каберләрен белеп,
Исәннәрен килде табасы!
Афәрин, «Умырзая» җырчылары! Мәгънәле, тарихи җыр аша күңелләрне кузгаттыгыз, Бөек Җиңү җырларын яңартуыгыз өчен зур рәхмәт!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
2
0
Молодцы.
0
0
1
0
Булдырдыгыз эфэрин
0
0
0
0
"Умырзая"лар алга!
0
0
0
0
Молодцы!
0
0