Актаныш

Актаныш районы

16+
Бөек Җиңүгә 80 ел!

«Туган як» музеенда укучылар Әфганстан сугышы ветераннары белән очрашты

Бүген «Туган як» музеенда укучылар Әфганстан сугышы ветераннары белән очрашты. Бу чара яшьләрнең ватанпәрвәрлек рухын тәрбияләү һәм буыннар арасындагы бәйләнешне ныгытуга багышланган иде.

 

Ветеранар хезмәт вакытындагы хатирәләрен искә төшерделәр, сугышчан дуслары турында сөйләделәр, Ватан алдындагы изге бурыч хисен үз тормыш мисалларында аңлаттылар. Укучылар зур кызыксыну белән аларның чыгышларын тыңладылар, сораулар бирделәр һәм хәрби-интернационалистларның батырлыкларына зур хөрмәт хисләрен белдерделәр.

Чарада тарихи хатирәне саклауның әһәмияте, ватанпәрвәрлек хисләрен һәм гражданлык җаваплылыгын тәрбияләүгә аерым игътибар бирелде. Ветеранар "Ватанга мәхәббәт» гыйбарәсенең– сүздә генә түгел, ә көн саен, дәвамлы рәвештә туган илнең мәнфәгатьләрен һәм мирасын саклау икәнен ассызыкладылар.

Мондый очрашулар, бигрәк тә Ватанны саклаучылар елында яшь буынның әхлакый юнәлешен формалаштыруда һәм Россия җәмгыятенең бердәмлеген ныгытуда мөһим роль уйный.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев