Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәйге-конкурслар

5 абунәче “Актаныш таңнары” газетасына язылып бал –маскарадка билетлар отты

“Актаныш таңнары” газетасына декабрь аенда язылучылар арасында 30 декабрь көнне булачак бал –маскарадка 5 билет уйнатачакбыз дип вәгъдә иткән идек.

          Бүген билет хуҗалары билгеле булды. “Актаныш-информ” җитәкчесе Айнур Гыймадиев туры эфирда квитанцияләрен китергән абунәчеләрнең фамилияләре теркәлгән саннарны алды. Бәхетле абунәчеләрнең исемлеген тәкъдим итәбез:
1.    Әлфия Низамова, Актаныш.
2.    Илдус Закиров, Аеш.
3.    Фәния Садриева, Актаныш.
4.    Язилә Мингазова, Татар Суыксуы.
5.    Дания Абзаева, Куян.

 

         Абунәчеләребезне иртәгә, 30 декабрь көнне 9.00 сәгатьтә билетлар тапшыру  тантанасына мөхәрррияттә көтәбез.

Сентябрьдән декабрь аена кадәр 2022 елның беренче яртыеллыгына "Актаныш таңнары" газетасына язылучылар өчен супер-лотерея гыйнвар аенда булачак. Бәрән, бодай, сортлы бәрәңге һәм башка кыйммәтле бүләкләр сезне көтә, хөрмәтле абунәчәчеләр. Әле вакыт бар, район газетасына язылмаган булсагыз, почта бүлекчәләренә, хат ташучыларга мөрәҗәгать итегез!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев