Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәйге-конкурслар

"Актаныш-информ"ны "Туган авылым минем!" бәйгесе дәвам итә- катнашырга ашык!

Хөрмәтле каләм тибрәтүче дусларыбыз! Сезнең өчен Яңа елга аяк басу белән "Туган авылым минем!" бәйгесен игълан иткән идек.

Бәйгегә 8 яшьтән өлкәнрәк иҗатчылар катнаша ала.
Катнашучылардан әлеге теманы ачып бирә торган шигырьләр көтәбез. Гадәттәгечә, иҗат эшегезне үзегез ясаган рәсемнәр яки фоторәсемнәр белән бергә юлласагыз без бик шат булырбыз.

"Туган авылым минем!" бәйгесенә таләпләр:

1. Шигырь татар телендә, татар шрифтлары белән язылган булырга тиеш.

2. Һәр иҗади эш плагиатлыкка ( башка авторларның иҗат эшен күчереп язу) тикшерелә.

3. Җиңүчеләр AKTANYSH-RT.RU сайтындагы эшләргә куелган лайклар саныннан чыгып билгеләнә. (ВК социаль челтәренә куелган лайклар исәпләнми!)

4. Тавыш бирү 15 февраль көнне туктатыла.

5. Җиңүчеләргә истәлек бүләкләре тапшырыла.

Киләчәктә иң уңышлы иҗат эшләрен туплап махсус җыентык нәшер итәргә дә уйлыйбыз. Димәк, әйдәгез, татар шигъриятендә үз эзебезне калдырыйк дисәк, илһамланып эшкә тотыныйк!

Хцрмщтле иьатчыларыбыз!  Әлеге сылтамага басып үзегезнең иҗат җимешен тәкъдим итегез- http://aktanysh-rt.ru/contest/aktanysh-inform-yaa-bygeg-chakyra-tugan-avylym-minem

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев