Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәйге-конкурслар

Актаныш районының ике педагогы Әлмәт шәһәрендә узган "Ел тәрбиячесе-2022" бәйгесендә катнашты

Февраль аенда республикабыз педагоглары арасында иң-иңнәр ачыклана.

          Бу хакта “Зәй офыклары” мәгълүмат сайты хәбәр итә.
         

22 февральдә "Ел тәрбиячесе-2022" һөнәри конкурсының Чаллыда зона этабы узды. Анда Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Зәй, Нурлат районнары тәрбиячеләре,  муниципаль этапларда җиңүчеләр очрашты.
         Конкурста Зәйдән район турында I урын алган "Шатлык" балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлнар Хөснетдинова һәм II урын алган "Кызыл Калфак" балалар бакчасы тәрбиячесе Дания Иләлова катнашты. 
             Педагоглар балалар белән шөгыль  күрсәтте һәм эш тәҗрибәләре турында сөйләде. 
           

          “Ел тәрбиячесе-2022” республика бәйгесендә Актаныш районы тәрбиячеләре дә катнаша.  "Гомуми үсеш бирүче 1 нче балалар бакчасы" тәрбиячесе Шәрәпова Фәрсия Фәһим кызы, "Катнаш төрдәге 6нчы балалар бакчасы" музыка җитәкчесе Хәлилова Айназ Айдаш кызы 21 февральдә  Әлмәт шәһәрендә узган зона этабында үзләренең һөнәри осталыгын сынады.            

                   Әлмәттәге 1нче санлы "Бәләкәч" балалар бакчасында Әлмәт, Сарман, Мөслим, Лениногорск районнарыннан килгән 12 педагог балалар белән белем бирү эшчәнлекләрен күрсәтте, "Минем педагогик табышым" иҗади эш тәҗрибәсе белән  уртаклашты.    

             1,2 март көннәрендә Казан шәһәрендә тагын бер зона этабы узганнан соң, республиканың 20 иң яхшы тәрбиячесе арасында җиңүче ачыкланачак.                           

             Райондашларыбызның зона этабын уңышлы үтеп,  республика турына чакыру алуларын көтеп калабыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев