Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәйге-конкурслар

Актанышта икенче тапкыр “Эшмәкәрлек фабрикасы” старт алды

Бүген “Яшьлек” яшьләр үзәгендә мәктәп укучылары, технология техникумы студентлары ике төрле бәйгедә проектларын яклый.

            “Эшмәкәрлек фабрикасы” конкурсында 17 укучы, “IT-проект” бәйгесендә 14 укучы катнашырга теләк белдергән.

Конкурсантлар хәзер проектлары белән жюри каршында имтихан тота. 


          Район башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева җитәчелегендәге жюри бизнеска сәләтле укучыларны икенче ел рәттән бәяли.

Инде беренче уңышлар да бар. 20021 елгы “Эшмәкәрлек фабрикасы”нда район ярдәмен алган укучылар үз эшләрен дәвам итәләр. Татар Ямалысы егетләре пиннек әзерләп сатуны җайга салган. Пучы мәктәбе укучысы югары уку йортына кергәннән соң да тортлар пешерә. Бу хакта Лиана Рамил кызы горурлык хисләре белән сөйләде.

              Укучыларны мәктәп яшеннән бизнеска тарту, бүгенге тормышта югалмаслык, үз юлларын булдырырлык шәхесләр итеп тәрбияләү конкурсның төп максаты. 


 

-    Быелгы бәйгегә килүчеләр әзерлекле булулары белән аерылып тора. Үзләрен кыю тоталар, проектлары турында сорауларга җавап бирә беләләр. Аларның эшләре бездә дә кызыксыну уятты. Сумка тегеп алып килгән кызыбызның эшләрен универсамдагы эшмәкәр сатарга теләк белдерде инде. Авылда эшләгән әйберләреңне сату авыррак. ТР Эшмәкәрлек фондының район вәкиле Алмаз Нурлыев инстаграмдагы аккаунтында инде проект яклаучыларның эшләрен тәкъдим итте. Менә шулай реклама белән ярдәм итәргә уйлыйбыз,-ди Лиана Сираева.
 

       

 Проект җиңүчеләренә район бюджетыннан бизнесларын үстерү өчен шактый гына акчалата ярдәм биреләчәк.

Бүләкләү язгы каникул вакытында оештырылачак. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев