Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәйге-конкурслар

Актанышта “Куркынычсыз тәгәрмәч” бәйгесе җиңүчеләре билгеле

Белем бирү учреждениеләре командалары арасында ел саен үткәрелүче “Куркынычсыз тәгәрмәч” республика бәйгесенең район этабы гөрләп узган иде. Һәм бүген балллар нигезендә, Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә лаеклыларга бүләкләр тапшырылды, кубоклар бирелде.

                                                       Алдынгылыкта, 1нче урында - Пучы, 2нче урында - Иске Кормаш, 3нче урында - Татар Суыксуы, 4нче урында - Киров мәктәпләре булды. Бәйгенең төп максаты – балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау, юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белүче буын тәрбияләү, иң көчле командаларны, укучыларны барлау, аларны спортка, сәламәт яшәү рәвешенә тарту.

                                                       «Куркынычсыз тәгәрмәч» конкурсы катнашучыларга да, оештыручыларга да бай эчтәлекле, оешканлык, уртак яхшы кәеф һәм кояшлы һава торышы белән истә калды. Балалар бик күп уңай эмоцияләр алды, яңа дуслар тапты, юл иминлеге буенча алган белемнәрен ныгытты. Ел саен "Куркынычсыз тәгәрмәч" анда катнашучыларда онытылмас тәэсирләр калдыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан юхиди Актаныш районы Мәгариф яңалыклары Татарстан Республикасы Бәйгеләр Татарстан яңалыклары Мәгариф хәбәрләре Куркынычсыз тәгәрмәч 2022