Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәйге-конкурслар

БАЛАЧАК БӘЙРӘМЕ: Актанышта "Йолдызлык-2022"

“Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең муниципаль этабы- районыбыз балаларын сәнгать дөньясына тарту, аларның сәләтләрен ачу, башкару осталыкларын камилләштерү, үзара аралашу, тәҗрибә уртаклашу мәктәбе.

        “Йолдызлык” районда балалар арасында оештырыла торган иң зур масштаблы, зур тырышлык, әзерлек, вакыт сорый торган чара. Актаныш районында уздырыла торган “Йолдызлык” шул  ягы белән үзенчәлекле- районыбыз талантларын ачу, үстерү максатыннан яңа номинацияләр өстәлә. “Инструменталь ансамбль», «Ялгыз биюләр», “Татар биюләре” номинацияләре фестиваль нигезләмәсенә район башлыгы тарафыннан махсус тәкъдим ителде. Балаларга үзләрен иҗатның төрле юнәлешләрендә сынап карарга, уңышка ирешү мөмкинлеген бирү өчен эшләнелә. 


         Быелгы “Йолдызлык”та 2 меңнән артык бала чыгыш ясады. Урыннарда узган беренче турдан район этабына 349 чыгыш сайлап алынды. Яшь сәләтләр кабат бәяләнеп бәйгенең дипломантлары, лауреатлары ачыкланды. Аларның иң-иңнәре районның зур сәхнәсендә иҗатларын тәкъдим итте. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев