Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәйге-конкурслар

Бүген балалар иҗат үзәгендә "Сәйяр" балалар һәм яшүсмерләр театр бәйгесе уза

Бүген балалар иҗат үзәгендә "Сәйяр" балалар һәм яшүсмерләр театр бәйгесенең муниципаль этабы уза. Театраль бәйгедә район мәктәп һәм балалар бакчаларыннан 5 коллектив катнашырга теләк белдергән.

Беренче булып сәхнәгә Яңа Әлем балалар бакчасының нәни артистлары күтәрелде.

Алар татар халык әкияте "Үги кыз" әсәрен сәхнәләштергән.

Яңа Әлем мәктәбе укучылары жюри игътибарына "Әтәч- кызыл кәпәч" әкиятен тәкъдим итте.

      Кадет-интернат укучылары Иске Айман мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлүсә Кашапованың "Кызыл алмалар" драмасы белән "Сәйяр" бәйгесен бизәделәр.

Реклама

Кадет-интернат мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйлә Фәрхетдинова спектакльне сәхнәгә куючы да, режиссер да, костюмер да: 

    - Бәйгегә ныклап әзерләндек. Шомарып беткәч мәктәп коллективына күрсәттек. Укучылар да, укытучылар да балаларның уйнавын ошаттылар. Бүген дә балалар сынатмаслар,- ди Ләйлә Фәвис кызы.

 

Муниципаль этапта Иске Байсар мәктәбенең яшь артистлары "Мәхәббәт, кәҗә һәм башкалар", Күҗәкә укучылары "Шүрәле" әкиятен күрсәтәчәкләр. 

Бәйге тәмамланганнан соң нәтиҗәләр турында хәбәр итәрбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев