Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәйге-конкурслар

"Ел хатын-кызы; Хатын кыз карашыннан ел ир-аты"- 2021 бәйгесенә катнашу өчен гаризалар кабул ителә

Актаныш районында яшәүче хөрмәтле хатын-кызларны- бизнеста уңышка ирешкәннәрне, талантлы мәдәният хезмәткәрләрен, җитәкчеләрне, кыскасы, төрле өлкәләрдә эшләүче, үз гаиләләрендә, коллективларында һәм башка берләшмәләрендә тынычлыкны көйли белүче иң югары профессионалларны «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы»республика конкурсында катнашырга чакырабыз.

              Татарстанда әлеге мәртәбәле бәйге ел саен Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә.

             Конкурсны оештыруның инициаторы һәм оештыручысы - «Татарстан хатын-кызлары» Төбәкара иҗтимагый оешмасы.
              Конкурсны оештыручылар арасында ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы да бар.
              Конкурсның партнерлары-ТР Профсоюзлар федерациясе һәм ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил.

         Конкурс 10 номинация буенча үткәрелә һәм 8 хатын – кыз номинациясеннән тыш, конкурста аерым номинацияләр: «Ел ир - аты: хатын – кыз карашы» - «ир-ат-лидер» һәм «Ир-ат-мәрхәмәтле йөрәк» махсус бүләкләр каралган.

         Конкурс 3 этапта : муниципаль берәмлекләрдә 2021 елның 30 ноябренә кадәр, аннары зона турлары 2022 елның 14 февраленә кадәр уза.

        Конкурсның йомгаклау этабы -финал Казанда Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан оештырыла.

Реклама

Бәйге турында тулырак әлеге сылтамага кереп таныша аласыз:

https://disk.yandex.ru/i/c1d-2QRey-gdhA

 

 http://https://www.wuor.ru/news/respublikanskiy-konkurs-zhenshchina-goda-muzhchina-goda-zhenskiy-vzglyad-70958/ Подробнее: http://kazan-journal.ru/news/novosti/respublikanskiy-konkurs-zhenshchina-goda-muzhchina-goda-zhenskiy-vzglyad

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев