Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәйге-конкурслар

Җиңүчеләр билгеле

Рәсем ясарга яратучыларны барлау, аларга иҗади үсеш алу өчен мөмкинлекләр булдыру, яшь буынның басма матбугат белән кызыксынуын арттыру максатыннан “ТАТМЕДИА” АҖ “Актаныш-информ” филиалының “Актаныш таңнары” газетасы тарафыннан  “Яңа елның сихри төне“  дип исемләнгән рәсем бәйгесе уздырган идек.

 

Бәйгегә эшләр бик күп килде. Алар арасыннан җиңүчеләрне сайлап алу бик җиңелләрдән булмады. Фантазиягә бай, иҗади, буяуларны дөрес сайлап ясаган рәсемнәргә өстенлек бирелде. Бәйгенең шарты буенча балалар бакчаларына йөрүче балалар  арасында – бер, башлангыч сыйныф укучылары арасында бер җиңүче билгеләнде. Әлеге бәхетлеләр: балалар бакчалары балалары арасында Актанышның “Әтәчкәй” балалар бакчасыннан Тамерлан Әнвәров (җитәкчесе – Гөлназ Арсланова), башлангыч сыйныф укучылары арасында  Әтәс мәктәбенең 3 сыйныф укучысы Илназ Хуҗин (җитәкчесе – Рәмилә Мирзаянова).

14 гыйнвар көнне әлеге җиңүче балаларны мөхәрриятебезгә чакырып, бүләкләрен тапшырдык.

– Мин кечкенәдән үк рәсем ясарга яратам. Әлеге бәйге хакында “Актаныш таңнары” газетасыннан укып белдем. Һәм әнигә катнашып карыйм әле, дидем. Кыш темасына багышланган открыткаларны карап, шуларга үземнең фантазиямне дә кушып ясадым. Җиңәрмен дип уйламадым. Ишеткәч, бик сөендем, – ди Илназ.

– Илназ сыйныфта иң матур рәсем ясаучы. Без аның белән районда узган рәсем конкурсларының барысында да катнашабыз. Технология дәресләрендә дә ул иң алдан ясап бетерә, – ди сыйныф җитәкчесе Рәмилә Мирзаянова.

Реклама

– Өйдә дә гел рәсемнәр ясый. Җәй көне кулыннан пычкы, чүкеч төшми. Такталар белән төрле әйберләр ясарга тырыша. Кышын өйдә катыргылар кисеп, машиналар, танклар ясый. Аның бу шөгыленә сөенәбез генә. Малай кеше кечкенәдән җитмеш төрле һөнәргә өйрәнеп үсәргә тиеш инде. Әлеге бәйгене оештырганыгыз өчен зур рәхмәт, сезгә, – ди әнисе Алсу.

Кечкенә Тамерланга өч кенә яшь булса да, әнисе Гөлнара белән көн саен өйдә рәсем ясый икән.

– Алар бер генә бәйгедән дә читтә калмыйлар. Балалар бакчасында да Тамерланның рәсеме башкалардан иҗадилыгы белән аерылып тора, – ди тәрбиячесе Гөлназ Арсланова.

“Актаныш-информ” үзәге җитәкчесе Руслан Усманов аларга киләчәктә дә иҗат белән шөгыльләнүләрен дәвам итүләрен, шундый бәйгеләрдә катнашып, зуррак җиңүләр яулауларын теләде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев