"Кыш бабайга хат" җиңүчеләрен бүләкләдек
"Актаныш-информ" үзенең укучылары белән һәрчак элемтәдә. АКТАНЫШ-РТ.РУ сайтында ай саен шигырь язучылар арасында бәйге оештыруны матур традиция итеп алдык.
Ноябрьдә әниләргә багышлап "Әни кирәк!" конкурсы игълан ителсә, декабрьдә "Кыш бабайга хат!" яздык. Районда бәйрәм чаралары бик тыгыз оештырылуга карамастан, Яңа ел бәйрәме алдыннан "Кыш бабайга хат!" бәйгесе җиңүчеләрен котларга өлгердек. Район башкарма комитетының спорт һәм туризм һәм яшьләр бүлеге безнең белән һәрчак хезмәттәшлектә. Бу юлы да бүлек безнең җиңүчеләргә Яңа ел каникулларында спорт белән шөгыльләнү өчен сертификатлар тапшырды.
Җиңүчеләр лайклар саныннан чыгып билгеләнде. Иң күп баллны Рушан Ибраһимов җыйды. Аннан кала Альбина Галиева, Савелий Петин, Зәлия Газетдинова, Айзат Заһертдинов, Лилияна Сәлахова. Балалалар бакчасына йөрүче Аяз Гыйздуллин да баллар буенча җиңүчеләр сафына керде. Әмма бәйге таләпләрендә конкурска 8 яшьтән зурраклар катнаша алуын искәрткән идек. Сәбәбе дә мәгълүм, мәктәпкәчә яшьтәге балалаларның зурларча фикер йөртеп шигырь язмавын барыбыз да аңлый. Шуңа күрә Аяз бәйгегә кертелмәде. Әмма төшенкелеккә бирелергә кирәкми. Барлык катнашучыларга да электрон "Катнашучы сертификаты" бирелә. Аны "Актаныш-информ"ның ВК битенә хат язып алырга кирәк. Хатта бәйгедә катнашучының исеме, фамилиясе, иҗат эшенең атамасын билгеләгез.
Хөрмәтле яшь каләм тибрәтүчеләребез!
Сезгә Яңа 2022 елда иҗат уңышлары телибез! Илһам канатларыгыз тагы да ныгысын! Яңа елда да безнең белән бергә булырсыз дигән ышанычта калабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев