Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәйге-конкурслар

"Әни кирәк!" бәйгесе: Таңсылу Хаҗиева, "Әниемә"

"Актаныш-информ" мәгълүмат үзәге игълан иткән "Әни кирәк!" бәйгесенә иҗат эшләре килү дәвам итә. Татар хәрефләре белән, хатасыз язылган шигырьләрне укучылар хөкеменә дә тәкъдим итәбез. Күңелегезгә ошаган конкурсантларга тавыш бирергә онытмагыз!

Әни,зәңгәр күзләреңдә,

Күңелеңнең сафлыгы.

"Балам"- диеп дәшкәнеңдә

Бар дөньямның шатлыгы.

 

Әни,синең кочагыңда,

Онытыла гамнәрем

Бары синең кулларыңда

Якты,матур,ямьнәрем.

 

"Кызым",- диеп кылган догаң

Киртәсез кабул булсын.

Бәхет-сәгадәттә торган

Көннәрең күбрәк булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев