Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәйге-конкурслар

Үткән юллары бик озын “Актаныш таңнары”ның!

Туган ягыма дан җырлыйсың, “Актаныш таңнары!” бәйгесенә һәр бәйрәм һәм истәлекле көнгә шигырьләр язучы Фәймә Зәйнуллинадан өр-яңа иҗат эше килде. Фәймә Фазулла кызы өчен тавыш бирегез, сылтама- шигырь ахырында.

Үткән юллары бик озын
“Актаныш таңнары”ның,
"Колхоз ударнигы" булып
Башлаган барыр юлын.

“Коммунизм таңы” була,
Ике район кушылгач,
«Игенче даны» исемле,
Кабат мөстәкыйль булгач.

Игенчегә дан җырлаган
Исемен үзгәртәләр,
“Актаныш таңнары” хәзер,
Таң атканын көтәләр.

Язылабыз һәр ел саен,
Укыйбыз бала чактан,
Көтеп алабыз килгәнен,
Ләззәт алабыз аннан.

Әлеге сылтамага басып тавыш бирегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

41

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев