Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәйге-конкурслар

Туган авылын зурлаган- үзен зурлаган: Әгъҗибә Бәшәрова "Куяным- Куянкаем" шигыре белән концертка билет отты

"Актаныш-информ"ның АКТАНЫШ-РТ. РУ сайты "Туган авылым минем" бәйгесенә йомгак ясады.

                    Бәйгегә 20 иҗатчы үзенең шигырен юллады. Әлеге шигырьләрдә туган авылны, аның кешеләрен ярату хисе ярылып ята. Һәркем туып-үскән авылын күңел байлыгы аша сурәтләгән. Бәйгедә балаларның да катнашуы, каләм көчен сынап караулары сөенеч хисләре генә уята. 
                 Башка бәйгеләрдәге кебек конкурсның җиңүчеләрен билгеләү җиңелләрдән булмады. Таләп буенча, беренче булып лайкларны барладык. Аннан соң эшләр плагиатлыкка тикшерелде.
                   Комиссия белән фикерләшкәннән соң җиңүче исеменә "Куяным-Куянкаем" шигыре авторы Әгъҗибә Бәшәрова лаек булды.  Әгъҗибә апа соңгы вакытта шигырьләрне еш яза. Актаныш басмаханәсендә ике җыентыгын нәшер иткән. Бүгенге көндә ул Чаллы шәһәрендә яши. Бәйгегә катнашырга  өч туган сеңелесе Гүзәл этәргеч биргән, шулай итеп 3 сәгать эчендә шигырьне язып куя. Җиңүче булуын әйткәч тә ышанмыйча торды- Әгъҗибә апа өчен әлеге вакыйга көтелмәгән сюрприз булды.  Бүген ул безнең мөхәррияткә килеп үзенең бүләген алып китте. Веб-редактор Ләйсән Газизова Әгъҗибә апага район мәдәният сараенда узачак Данир Сабировның концертына билет һәм Илгизәр Гыйззәтуллинның "Канатлы сүзләр" китабын тапшырды. Шагыйрә белән интервьюны инстаграм челтәренә куячакбыз. 

                Бәйгедә катнашкан мәктәп укучыларын аерым хөрмәтләячәкбез. Катнашучыларның барысына да электрон сертификатлар әзерләдек. Аларны "Актаныш-информ"ның ВК битенә хат язып алырга була. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев