Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәйге-конкурслар

Укытучы Эльвира Әмирҗанова- районның иң яхшы машина йөртүче хатын-кызы!

Бүген “Белая” автомәктәбе һәм һөнәри техникум автобазасында районкүләм “Автоледи” бәйгесе узды. Бәйгедә машина йөртүче хатын-кызларыбыз машина йөртү осталыкларын гына түгел, бик еш үзгәреп торучы юл йөрү кагыйдәләрен белүләрен дә сынап карады.

        Бәйгедә катнашучы гүзәл затлар “Белая” мәктәбендә тест биремнәрен эшләделәр. Соңыннан автобазада артка таба "елан" ясау, берничә секунд эчендә гаражга керү, алга һәм артка боҗра буйлап йөрү кебек катлаулы маневрлар күрсәтеп имтихан тоттылар.

       Бәйгенең барлык этаплары буенча иң күп баллны Эльвира Әмирҗанова җыйды һәм “Автоледи-2021” титулына лаек булды. Эльвира кадет-интернат мәктәбендә укытучы булып эшли. 
    -    Ел саен әлеге бәйгедә катнашасым килә иде. 2012 елдан руль артына утырсам да, төрле сәбәпләр аркасында бәйгегә килә алмадым. Моңарчы бернинди хәвеф-хәтәргә юлыкмый йөрдем, Аллага шөкер! Бәйгегә ныгытып әзерләндем. Ирем бик нык ярдәм итте. Траассада йөрүне кат-кат кабатладык. Кагыйдәләрне машина йөртүчеләргә һәрвакыт кабатлап торырга кирәк дип уйлыйм. Мин таныклык алырга укыганда А-1, Б-1 категорияләре юк иде, андый категорияләр барлыкка килгән. Үземнең тәртипле машинада йөрүем белән укучыларыма, гаилә әгъзаларыма үрнәк булырга телим. 

           Эльвира Әхмәтҗанова, бәйге барышында җиңүгә өметенең зурдан булуын әйткән иде. Өметләре акланды машина йөртүче ханымның- Актаныш районы данын Эльвира Әхмәтҗанова  Чаллыда узачак автотуташлар катнашындагы зона ярышында яклаячак.

        Бәйгедә икенче урынны Рәмилә Газизова, өченче урынны Ләйсән Ядгәрова яулады.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев