Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәйге-конкурслар

Яңа елга әзерләнә башлыйбызмы?

Район оешма-предприятиеләре, уку-укыту учреждениеләре арасында узачак “Сыйлы Мәйдан-2021” Яңа ел бәйрәм бәйгесенең нигезләмәсе.

 

 

Бәйгене гамәлгә куючы: Актаныш муниципаль районы, Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты.

Оештыручылар: район башкарма комитетының социаль һәм агарту бүлеге, “Актаныш район мәдәният йорты” муниципаль бюджет учреждениесе, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге, мәгариф идарәсе.

Бәйгенең бурычы

Бәйрәм сыйсыз, табын ашсыз булмый. Татар халкы гомер-гомергә кунакларны милли ризыклар белән сыйлап шаккаттыра. Россиядә 2022 ел – Халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы. Шул уңайдан яңа ел бәйрәм көннәрендә район халкын берләштерү, активлыгын арттыру, ялын мәгънәле, кызыклы итеп оештыру максатыннан  “Сыйлы Мәйдан-2021” бәйгесе оештырыла.

Максаты

– Матди булмаган мәдәни мирасның бер бүлеге булып торган милли ашларыбызны презентацияләү;

– Фантазия һәм иҗади фикерләүне кушып яңа елның үзәк мәйданын ризык, табын шулай ук халык сәнгате элементлары рәвешендә эшләнгән кышкы сыннар белән баету.

Бәйге берничә өлештән тора:

Беренчесе.  Район үзәгендәге барлык уку-укыту учреждениеләре, оешмалары үзәк чыршы мәйданында кардан яисә боздан композиция ясыйлар. Композициянең үзәге татар халык ашлары һәм халык сәнгате элементлары (татар гармуны, сандык, чигүле мендәрләр, самавыр һ. б.).

Татар халык ашлары төрләре:

– Тутырылган каз, тавык, мичтә пешкән зур бәлеш;

– Камыр ризыклары (өчпочмак, вак бәлеш, тәбикмәк, тәкә, кыстыбый, пәрәмәч, ипи һ.б.);

– Шулпалы кайнар аш (токмачлы, бишбармак, боткалар);

– Чәй яны татлы ризыклары, эчемлекләре (чәкчәк, бавырсак, кош теле, бал, торт, әйрән, чәй һ.б.);

– Балыктан ризыклар.

Әлеге композицияләрнең 20 декабрьгә ясалып бетүе шарт.

Икенчесе. Кышкы карнавал

– Район үзәге оешмалары, район үзәгендәге барлык уку-укыту учреждениеләре  парадка яңа ел, әкияти тематикага туры китереп, бер машина  бизи. Кытай календаре хайваннары, популяр әкият, мультфильм геройлары һәм карнавал тематикасын яктыртып төсле утлар, төрле бизәүләр кулланып эшләргә мөмкин.

– Машина алдыннан оешманың Кыш Бабае, Кар Кызы һәм Яңа елы бара.

– Бизәлгән машина артыннан 10-12 кешедән торган Санта Клаус башлыклары кигән оешма активы чыга. Парад юлыннан үткәндә, күтәренке кәеф белән халыкны бәйрәм белән сәламләп үтәләр.

Өченчесе. Бәйрәм котлавы

Командаларның совет чоры, чит ил кино һәм мультфильмнарына таянып әзерләнгән махсус котлау чыгышлары (3 мин) “Кавказская пленница”, ”Операция “Ы”, “Карнавальная ночь”,  “Морозко”, ”12 месяцев”,  “Снежная королева” , “Пираты Карибского моря”, “Астерикс и Обеликс”, “Каникулы в Простаквашино”,  “Ну, погоди!” һ.б.

Дүртенчесе. Спорт уеннары

Килгән командалар кызыклы спорт уеннарында катнаша.

Урыннар, беркетмә нигезендә,
4 бәйгенең гомуми нәтиҗәләре буенча чыгарыла. 

Программа

16.00  Техникум бинасы  янында командалар теркәлү  үтә.

Бизәлгән машиналар техникумнан башлап үзәк хастахәнәгә кадәр тезеләләр.

17.00  Яңа ел парады үтә,  парадның маршруты: техникум – администрация бинасы.

17.30  Командаларның спорт уеннары, бәйрәм котлавы чыгышлары.

Җиңүчеләрне  бүләкләү.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев