Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәйге-конкурслар

“Йолдызлык”та районыбыз йолдызчыклары балкыды!

Балачак–шатлык иле! Бүгенге гала-концерт район җирлеге мәктәпләрендә белем алучы укучылар чыгышлары белән күркәм булды.

                  Бу елгы фестиваль милләтебезнең борынгыдан килгән традицияләрен өйрәнүгә һәм саклап калуга корылган, мәдәни һәм рухи мирас кыйммәтләрен яшь буынга ирештерүне максат буларак алган. Бәяләгәндә жюри комиссиясы сәнгати әсәрнең зәвыклы куелышына, халык күңеленә якын булуына, бию һәм җыр вакытындагы хәрәкәтләренә, эстетик һәм сәхнә костюмларына игътибар юнәлтте. 

 

                  Урыннар түбәндәгечә билгеләнде, лаеклылар–бүләкләнде! 
“Нәфис сүз” номинациясендә:Рафаэль Шәйдулллин, Сөмбел Харрисова, Инзилә Нагимова, Таңсылу Фәррахова; “Вокал-соло”да:Тимур Фәрхтдинов, Динә Нурлыева, Зәлия Гыйләҗева, Айзирәк Сабирова, Әминә Зиннурова, Арина Варыева, Гөлия Заһертдинова, Сөмбел Харрисова, Рузилә Сабирова, Ленара Фәрдиева, Адилә Мансурова, Мансур Фәйхразыев 1 дәрәҗә лауреат булып танылдылар. 

                  “Вокаль ансамбль”, “Вокаль дуэт, трио, квартет”, “Инструменталь ансамбль”, “Хореография-соло, “Хореография–эстрада биюләре” юнәлешләрендә 1нче Актаныш урта мәктәбененең “Тургай”, 2нче санлы мәктәпнең “Бәллүр” һәм “Лачыннар”, “Яшьлек” һәм “Йолдызлар”, Актаныш технология техникумы ансамбльләренә, иҗади коллективларына тиңдәшләр булмады, алар җиңеп чыктылар.

                  Әлбәттә, фестиваль районыбызның яңа сәләтләрен ачуга зур булышлык итә, чаткылардан–ялкыннар кабына!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев