Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

1 октябрьдән Россиянең кайбер бюджет хезмәткәрләренә хезмәт хакын күтәрәчәкләр

1 октябрьдән бюджет оешмалары хезмәткәрләренә хезмәт хакын индексацияләү башлана. Арттыру РФ Президентының май указларында санап үтелмәгән тармак хезмәткәрләренә генә кагылачак.

Хезмәт хакы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының коткару үзәкләрендә, социаль өлкә һәм Гидрометеорология хезмәтләрендә, Роспотребнадзор гигиенасы үзәкләрендә, Росстандартның стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар үзәкләрендә, инвалидлар өчен тернәкләндерү үзәкләрендә һәм башка категорияләрдә эшләүчеләргә арттырылачак, дип хәбәр итә  MK.RU сайты. 

Хезмәт хакларының уртача үсеше дүрт процентка якын тәшкил итәчәк, әмма бу күрсәткеч югарырак булырга мөмкин, чөнки регионнар үзләре өстәмә хакның үсешен билгели ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев