Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

15 яшьлек Камилә Вәлиева Канадада берьюлы ике дөнья рекорды куйды

Русия җыелма командасының кызлар арасында фигуралы шуу осталары янә дөньяда иң яхшылары булуын раслады. Берьюлы өч кызыбыз Канадада узган “Гран-при” этабында фигуралы шуу буенча беренче өч урынны яулады.

Ярышларның төп йолдызы — Камилә Вәлиева, ул ике яңа дөнья рекорды куйды һәм Ванкувердагы “Гран-при” этабында җиңүче булды.


Камилә кыска һәм ирекле чыгыш ясау программасы өчен 265,08 балл җыйды. Ирекле программада аерым яңа рекорд — 180,89 балл, шулай ук ике ярыш көне өчен баллар суммасы буенча куелды. Вәлиева бу юлы үзенең дөнья рекордларын да үтеп китте. Октябрьдә Финляндиядә узган турнирда ул ирекле программада 174,31 балл һәм сумма буенча 249,24 балл җыйган иде.


Канадада Гран-при этабында икенче һәм өченче урыннарны Русия фигуралы шуу осталары Елизавета Туктамышева (монысы да безнеке!) (232,88) һәм Алена Косторная (214,54) алды.


Җиңү яулаган Камилә Вәлиева мондый фантастик прокаттан соң да үзенең уңышын бәяләүдә, һәрвакыттагыча, тыйнак иде. Спортчы кыз, турнир алдыннан куелган бурычны үти алуым белән бәхетлемен, дип кенә белдерде. Аның өчен Канадада Гран-При өлкәннәр дәрәҗәсендәге беренче этап булды.


— Мин бүген бик бәхетле. Үз бурычымны үтәдем диярлек. Программада уйланылганның барысын да эшләргә тырыштым. Бу минем өчен төп бурыч иде. Әлбәттә, мин куелган бәяләргә чиксез шатмын. Тагын да яхшырак шуарга тырышачакмын, — дип, Камиләнең сүзләрен китерә “Sport24” басмасы.


Фото: rsport.ria.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев