Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

20 июньнән алып 30 июньгә кадәр Актаныш Җәмигъ мәчетендә балалар өчен дини алан эшли

Аллаһның рәхмәте белән, "Дини алан"га беренче көнне 30 малай, 40лап кыз бала килде. Теләүчеләр булса, тагын көтеп калабыз.

            Башланган икән инде, соң ишеттек дип, кәефне төшерергә кирәкми. Актанышта яшәүчеләрме, кунакка кайтканнармы – балаларыгызны, оныкларыгызны алып килегез. Адәм баласын җәмгыятькә файдалы итеп тәрбияләргә тиешбез.
             Ел саен каникулларда балаларга дини алан оештырырга тырышабыз. Әлхәмдүлилләһ, балаларыбыз бик сагынып, көтеп алалар. 
            Мәчеткә йөргән баланың ялы бик күңелле, мәгънәле үтәр. Кәлимәи шәһадәтне, Коръән хәрефләрен, тәһарәт алу, намаз уку тәртипләрен өйрәнерләр. Аллаһы Тәгалә һәммәсенә дә тел ачкычы биреп, киләчәктә шушы балаларыбыз динебезгә, милләтебезгә хезмәт итүчеләрдән булырлар. 


Актаныш мөхтәсибәте.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев