Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

2021 елда Татарстанда төбәк проектларын гамәлгә ашыру өчен 31,6 млрд сум бүлеп бирелә

Илкүләм проектлар Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указлары нигезендә гамәлгә ашырыла.

Агымдагы елның тугыз аенда республикада илкүләм проектларны гамәлгә ашыру нигезендә мәктәпләр, балалар бакчалары, медицина оешмалары, спорт объектлары ачылды, Питрәч районында чистарту корылмалары төзелде. 

«Мәгариф», «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектлары нигезендә Казанның «Арт Сити» һәм «Салават күпере» торак комплексларында ике яңа мәктәп ачылды. Аларда 2725 кеше белем ала алачак.

Шулай ук «Демография» һәм «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектлары ярдәмендә 1450 урынга исәпләнгән сигез балалар бакчасы төзелде. Алар Казанда, Чаллыда һәм Лаеш районының Державино авылында ачылды. Ел ахырына кадәр тагын 8 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен тапшыру планлаштырыла.

«Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты нигезендә балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәге эшли башлады.

«Демография» илкүләм проекты кысаларында Кукмарада - универсаль спорт залы, ә Казанда ачык типтагы физкультура-сәламәтләндерү комплексы ачылды.

Реклама

Моннан тыш, «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча тугыз айда республика районнарында 21 иҗтимагый киңлек төзекләндерелде.

2021 елның сентябрендә Татарстанда «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проектын гамәлгә ашыру башланды. Ул Россия буйлап сәяхәтләрне уңайлырак һәм куркынычсыз итәргә мөмкинлек бирәчәк. Сәяхәтчеләр тагын да сыйфатлырак сервис алачак, ә ял итү урыннарын һәм туристик маршрутларны оештыручылар дәүләт ярдәме алачак.

Илкүләм проектлар Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указлары нигезендә гамәлгә ашырыла һәм республика гражданнарының тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев