Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

2021 елда узган сайлауларны оештыруда актив катнашкан комиссия әгъзалары һәм рәисләре хөрмәтләнде

Бүген хакимияттә район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының участок сайлау комиссияләре белән киңәшмә узды.

  Сайлауларны оештыруда актив катнашкан комиссия әгъзалары һәм рәисләре хөрмәтләнде.
 

 Гобәева Таңсылу Галимәрдән кызы, Гыйлаева Миләүшә Зөфәр кызы, Исламова Наилә Флорид кызы Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясенең Рәхмәт хаты белән,

Гыйльманова Рәсимә Габделхәй кызы һәм Вәлиева Дилбәр Ралиф Кызы “Сайлауларны оештыруда күрсәткән хезмәтләре өчен " Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең Мактау билгесе белән,

Гайнанова Лилия Вәсим кызы, Харисова Рәҗибә Мизхәт кызы, Шәрәфиева Эльвира Дамир кызы, Әхмәтнәбиева Зилә Рәкыйп Кызы Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең Мактау грамотасы белән,

Әхмәтнәбиев Илшат Хәкимҗан Улы һәм Мирзашәрипова Ойгөл Миңнефәрит кызы Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев