Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

2021 елның 30 июненнән Татарстан Республикасы Президенты боерыгы белән, Актаныш муниципаль районында гадәттән тыш хәл режимы кертелде

Актаныш муниципаль районы территориясендә Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү территориаль ярдәмче системасының идарә органнары һәм көчләре өчен гадәттән тыш хәл режимын кертелде.

     «Коры(кызу) җил», «туфрак корылыгы» һәм «атмосфера корылыгы» куркыныч табигать агрометеорологик күренешләр комплексы нәтиҗәсендә барлыкка килгән азык-төлек иминлегенә янауны булдырмау максатларында, авыл хуҗалыгы культураларының һәлак булуына китергән «Халыкны һәм территорияләрне табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән яклау турында»1994 елның 21 декабрендәге 68-ФЗ номерлы Федераль законы, «Халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән яклау турында» 2004 елның 8 декабрендәге 62-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законы нигезендә, 2021 елның 30 июненнән Татарстан Республикасы Президентының 195 номерлы боерыгы белән, Актаныш муниципаль районы өчен аерым күрсәтмәгә кадәр гадәттән тыш хәл режимы кертелде һәм региональ җавап бирү дәрәҗәсе билгеләнде.

    Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын һәм катлаулы табигый факторларның тискәре нәтиҗәләрен бетерү чараларын үтәү өчен җәлеп ителә торган көчләрне тәэмин итү буенча комиссиянең эшче төркем составы төзелде. 

        Эшче төркем утырышларын атнага кимендә бер тапкыр, кирәк булганда -көн саен үткәрәчәк.

       Актаныш муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгына корылыкка бәйле гадәттән тыш хәлләрне бетерү буенча чаралар планы проектын эшче төркемгә тәкъдим итү бурычы йөкләнде.

      Актаныш янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны башлыгына, предприятие, оешма җитәкчеләренә 2020 елның 18 ноябрендәге ПР-228 номерлы, территориаль ярдәмче системаның район звеносы көчләренең әзерлеген һәм оператив җавап бирүен тәэмин итәргә кушылды.

         Боерыкның үтәлешен контрольдә тоту район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Габдулхаев җаваплылыгында. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев