Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

2022 елда кемнәр пенсиягә чыга?

1965 елның икенче яртыеллыгында туган 56,5 яшьлек хатын-кызлар һәм 1960 елның икенче яртыеллыгында дөньяга килгән 61,5 яшьлек ир-атлар 2022 елда иминият пенсиясе алу хокукына ия булачак. Бу хакта рәсми мәгълүмат чараларында язылды.

Картлык буенча иминият пенсиясе билгеләү өчен, тиешле стаж һәм индивидуаль пенсия коэффициентының билгеле бер күләме булуы белән беррәттән, пенсия яшенә җитү дә кирәк.
Әгәр агымдагы елда иминият пенсиясе алу хокукына ия булу өчен ким дигәндә 12 еллык стаж булуы һәм индивидуаль пенсия коэффициентының 21дән дә кимрәк булмавы шарт итеп куелса, киләсе елда исә моның өчен 13 еллык стаж һәм 23,4тән ким тәшкил итмәгән индивидуаль пенсия коэффициенты кирәк булачак.
Шул ук вакытта, индивидуаль пенсия коэффициентының күләме хезмәткәргә эш бирүче тарафыннан күчерелгән иминият взнослары суммасына турыдан-туры бәйле булачак. 
Россиядә картлык буенча иминият пенсиясе һәм дәүләт пенсиясе билгеләү хокукын бирә торган яшь 2019 елда акрынлап арта башлады. Күчеш чоры 2023 елда тәмамланырга тиеш. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев