Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

2022 елның 1 гыйнварыннан эш бирүчеләр «Россиядә эш» порталында вакансияләр турында мәгълүмат урнаштырырга тиеш

2022 елның 1 гыйнварыннан эш бирүчеләр вакансияләрне «Россиядә эш» порталында урнаштырачак. Халыкны эш белән тәэмин итү турындагы законга тиешле үзгәрешләр 28.06.21 ел, 219-ФЗ номерлы Федераль закон белән кертелгән.

Район хакимиятендә узган чираттагы брифингта "Россиядә эш" порталына теркәлү, порталның өстенлекләре, порталда теркәлмәгән очракта закон тарафыннан билгеләнгән җәза турында аңлатылды. Брифингта район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева

 район мәшгульлек үзәге җитәкчесе Назиф Салихов

, "Яңа һөнәрләр" өстәмә һөнәри белем бирү академиясе директоры Гөлнара Салаватова

катнашты. Район оешмалары, авыл җирлекләре яңа закон турында тулырак белү өчен брифингка ZOOM аша кушылды. Таләпләр үтәлмәгән очракта ай саен эш бирүче 5 мең сум штрафка тартылырга мөмкин.

Вакансияләр турында мәгълүматларны бердәм порталда түбәндәгеләр күрсәтергә тиеш:

Реклама

- алдагы ел өчен исемлек буенча уртача саны 25 кешедән артык булган оешмалар;

- яңа төзелгән, шул исәптән яңадан төзелгән, шул ук санда хезмәткәрләр булган юридик затлар;

- дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары.

Бүген эшсез дип тану процессы максималь дәрәҗәдә гадиләштерелде. Әгәр элек эшсез кеше буларак исәпкә кую өчен мәшгульлек хезмәте органнарына шәхсән мөрәҗәгать итәргә һәм берничә документ тапшырырга тиеш булса, хәзер аңа бары электрон формада гариза тапшырырга гына кирәк. Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте органнары барлык кирәкле мәгълүматларны ведомствоара хезмәттәшлек тәртибендә мөстәкыйль ала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев