2024: Россия, Татарстан һәм Бөтендөнья татар конгрессы Яңа елны нинди исем белән игълан итте?
Һәр яңа елны аерым бер исем белән үткәреп дәүләт күләмендә шушы юнәлешкә киң җәмәгатьчелекнең игътибары җәлеп ителә. 2023 нче ел Россиядә Педагог һәм остаз елы буларак билгеләп үтелде, мөгаллимнәрнең хезмәтенә лаеклы бәя бирелде, төрле дәрәҗәдәге тематик чаралар оештырылды. Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы буларак Татарстаныбызда әллә никадәр мөһим эшләр башкарылды. Актаныш районы «Мәдәни башкала» республика бәйгесендә I урынга лаек булды. Ә 2024 ел нинди булыр соң?
Россия Президенты Владимир Путин 2024 елны Россия Федерациясендә "Гаилә елы" дип игълан итте. Димәк, җәмгыятьнең иң кечкенә ячейкасының әһәмияте тагы да артачак, гаиләне яклау, традицион гаилә кыйммәтләрен саклау өлкәсендә дәүләт сәясәте популярлашачак.
Киләсе ел Татарстан Республикасында "Фәнни-технологик үсеш елы" булачак. Бу хакта ТР Дәүләт Советы депутатларына еллык Юлламасы вакытында республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Васил Шәйхразиев Казанда Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре форумында 2024 елның "Шәхесләр елы" булуы турында
җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев