Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

25 форма-киңәшмәдән: Сөенергә дә өлгермисең...

2021 елның 1 декабренә алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, быел 249 бала туган, 2020 елның шушы вакыты белән чагыштырганда әлеге сан 20гә ким. Ә менә ноябрь аенда туучылар 20, узган ел исә унберенче айда 16 сабый туган булган.

                   Кызганыч, демографик күрсәткечләр күзгә күренеп түбән тәгәри, районда вафат булучылар саны арта. Былтыр шушы вакытка 491 раондашыбызны югалткан булсак, быел бу сан 539га әйләнгән.Ике елның ноябрь айларын чагыштырсак, быел вафат булучылар 4кә артып 62гә җиткән.
                   Гомумән, 25 форма-киңәшмәдә район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова китергән саннарның барысы да артуга таба, яхшысы да, яманы да. Сөенечлесе- өйләнешүчеләр 5кә булса да арткан, быел 103 егет һәм кыз пар балдаклар алышып гаилә корган. Әллә ни куанырга өлгермисең, аерылышу саннарының быел 22гә артып 66га җитүе күңелгә шом сала. Ноябрь аенда 7 пар аерылышкан, узган ел исә көзнең соңгы аенда бер генә гаилә таркалган булган.

 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев