Актаныш

28 сентябрь – Бөтендөнья котыру авыруына каршы көрәш көне: 2021 елда Актаныш районында 58 кеше хайваннар тешләп медицина ярдәменә мөрәҗәгать иткән

2021 елның 8 аенда 58 кеше хайваннар тешләп медицина ярдәменә мөрәҗәгать иткән.

ТР “Гигиена һәм эпидемиологик үзәге”  Сәламәтлек саклау федераль бюджет оешмасының Чаллы филиалы хезмәткәре Фадия Әхмәдуллина районда хайваннар тешләү очракларының әледән әле булып торуын әйтте. Быел кыргый җәнлекләр- кумак белән төлке ике кешегә һөҗүм ясаган. Сукбай эт –песиләр тешләгән 12 очрак теркәлгән. Хуҗалары билгеле йорт хайваннары да кайчак кешегә зыян сала. Мәсәлән, бер райондашыбызны ат тешләгән. Шулай ук песи-этләрнең кешеләрнең кул-аякларына ябышып тырнау, тешләү очраклары бар. 


Быел бу саннар узган елга караганда бик күпкә ким. 2020 елда 164 райондашыбызның сәламәтлегенә  дүрт аяклы дуслар куркыныч тудырган. Кыргый җәнлекләр, сукбай һәм хуҗалы эт-песиләр тешләүдән тыш, шәхси хуҗалыкларына төлке кергән кешеләр дә бу хакта сәламәтлек саклау белгечләренә хәбәр итеп ярдәм алган.  Шунысы сөендерә, тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, хайваннарда котыру авыруы табылмаган.
Әлеге саннарны ТР “Гигиена һәм эпидемиологик үзәге”  Сәламәтлек саклау федераль бюджет оешмасының Чаллы филиалы хезмәткәре Фадия Әхмәдуллина хәбәр итте. 


Котыру (судан курку, гидрофобия) – үзәк нерв системасын бозган кискен йогышлы авыру. Аны дәвалап булмый, 100 процент үлемгә китерә.
 

 

Ул нигездә авыру хайваннар тешләгән җәрәхәт аша йога. Бигрәк тә баш, муен һәм кул бармаклары җәрәхәтләнү куркыныч.

Вирус җәрәхәткә эләгү белән нервлар аша үзәк нерв системасына барып җитә. Инкубация чоры 1 елга кадәр һәм аннан да күбрәк булырга мөмкин. Әгәр дә баш һәм кул бармаклары тешләнсә, инкубация чоры кыскара.

Инфекциянең чыганагы булып кыргый җәнлекләр: төлке, енот кебек этләр, бүре һәм кимерүчеләр тора. Алар йорт хайваннарын да зарарларга мөмкин.

Хайваннар тешләгән кешеләргә  тиз арада  медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Котыру авыруына каршы прививкалар курсын табиб-хирург яисә табиб-травматолог билгели. Прививкалар саны  зыян күрүчене  тешләгән хайванның төренә карап 3тән алып 6га кадәр җитәргә мөмкин. Беренче көннән үк ясалган сыйфатлы прививкалар котыру авыруы белән авырып китүдән саклый.

Мәҗбүри вакцинация терлекчелектә, җәнлекләр тотуга бәйле урыннарда  эшләүчеләргә ясала. Ә йорт хайваннарына ел саен вакцинация уздырырга кирәк.

Профилактика максатыннан хайваннарны бары тик махсус оешмалардан гына сатып алырга, аларга вакцинация ясатырга, аларны сукбай хайваннар белән аралашуын булдырмаска, хайваннар тешләгән очракта тиз арада медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә.

Котыру  авыруы профилактикасы Роспотребнадзорның даими күзәтчелеге астында тора.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: