Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

3 ай рәттән штрафка тартылган очракта эш бирүче 90 көнгә эшеннән азат ителә

Россиядәге һәр оешма 2022 елның 1 гыйнварыннан “Россиядә эш” сайтына электрон мәгълүматлар урнаштырырга тиеш. Порталга мәгълүмат урнаштыру бик җиңел һәм уңайлы.

            Барлык кирәкле мәгълүматлар ЕСИА аша кереп башкарыла. “Россиядә эш” сайты аша эш эзләүчеләргә эш табу мөмкинлеге зур. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе Назиф Салихов әлеге сайт аша башка төбәкләрдән дә хезмәт урыны табып Актанышка эшкә урнашкан кешеләр булды диде бүгенге брифингта. 
            Оешмада эшләүчеләр саны 25 тән артса, юридик затка ачык эш урыны турында ай саен   “Россиядә эш” сайтына мәгълүмат урнаштыру мәҗбүри. Оешмаларга ташлама юк- дәүләт, муниципаль, унитар, бюджет оешмалары, мәктәпләр, балалар бакчалары-барысының да  сайтка информация калдыруы мөһим.
        "Яңа һөнәрләр" өстәмә һөнәри белем бирү академиясе директоры Гөлнара Салаватова ZOOM аша брифингта катнашкан оешма, предприятие, авыл җирлеге вәкилләрен “Россиядә эш” сайтына информация кую буенча эш барышы белщн таныштырды. Иң беренче чиратта ЕСИА порталында электрон санлы печать алына, соңыннан юридик зат «Россиядә эш» порталында теркәлә. Порталдан тыш вакытында районның мәшгульлек үзәгенә дә мәгълүмат бирергә кирәк.
            Әгәр оешмада 25 кешедән дә ким булса, ачык эш урыннары булмаса, информация җиткерү мәҗбүри түгел. Ачык эш урыннары булганда канун буенча информация порталга урнаштырылырга тиеш. Вакытында мәгълүмат бирелмәгән яисә мәгълүмат дөрес, төгәл булмаган очракта  оешмага 5 мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк. 3 ай рәттән штрафка тартылган очракта тапкыр штрафка тартылса оешма вәкаләтле органнар тарафыннан планнан тыш тикшерелә, җитешсезлекләр өчен эш бирүче 90 көнгә эшеннән азат ителә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев